Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:32

Расмуссен НАТО Русиягә янамый дип саный


НАТО Генераль секретаре Андерс фог Расмуссен альянс Русиягә янамый, дип саный.

Мюнхен иминлек конференциясендә рәсми булмаган чыгышында ул, НАТО янавы турында сүзләр чынбарлыкка туры килми, дип белдерде. Расмуссен бу мәсьәләне Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән сөйләшүләрдә тикшермәкче булуы турында да әйтте, дип хәбәр ителә.

Элегрәк Русия хәрби доктринасында НАТО сәясәте, аерым алганда альянсның Көнчыгыш Европа хисабына киңәюве Русия иминлегенә яный торган фактор итеп күрсәтелгән иде.

XS
SM
MD
LG