Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан вәкилләре Лондонда Универсиаданы танытачак


Британиядә 5-9 февральдә "Масленница" II рус мәдәнияте фестивале үтә. Чарада Русиянең төрле мәдәниятләре, төбәкләре күрсәтелергә тиеш. 2013 елгы Универсиада үтәчәк Татарстан республикасына һәм Казан шәһәренә аерым игътибар биреләчәк, дип хәбәр итә башкала идарәсенең матбугат хезмәте.

"Масленница" фестивалендә фольклор, джаз музыкасы яңгыраячак, Казан Универсиадасының билгесе Юни нәни барсы кунакларны коймак белән сыйлаячак, дип яза агентлыклар. Татарстан вәкилләре “Казан-2013” һәм “Универсиада-2013” программаларын күрсәтергә әзерләнә.
XS
SM
MD
LG