Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:40

Украинада икенче тур президент сайлаулары бара


Илдәге 30 меңнән артык сайлау урынында тавыш бирү бара. Бу сайлауга килүчеләр саны, беренче тур белән чагыштырганда азрак. Бу кайбер төбәкләргә бик каты салкыннарның килүе белән бәйле булырга мөмкин, дип яза мәгълүмат чаралары.

Украина кешеләре Төбәкләр фиркасе башлыгы Виктор Янукович һәм премьер-министр Юлия Тимошенко арасында сайлый. Җиңүче булып күпчелек тавышны җыйган намзәт игълан ителәчәк.

Украина ватандашлары шулай ук Русиянең кайбер төбәкләрендә дә тавыш бирә ала.

Сайлауларда меңнәрчә күзәтүче эшли.

XS
SM
MD
LG