Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:24

Укрaинада тавыш бирүгә комачаулау очраклары булган


Украина Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, илдә тавыш бирүгә комачаулау тырышлыклары булган. Мәсәлән, Киевта бер сайлау урынында ярым шәрә хатын-кызлар демократия яклы шигарьләр кычкырып торган, башка бер җирдә үтә уңчылар керешне ябып куйган. Лугански өлкәсендә шартлаткыч салыну турындагы хәбәр аркасында сайлау урыны 4 сәгатькә ябылып торган, Кременчугта бер сайлау урынында җирле халык җылылык хакларын киметү таләбе белән каршылык чарасын үткәрде, дип хәбәр итә агентлыклар.

Илдәге 30 меңнән артык сайлау урынында тавыш бирү бара. Бу сайлауга килүчеләр саны, беренче тур белән чагыштырганда азрак. Бу кайбер төбәкләргә бик каты салкыннарның килүе белән бәйле булырга мөмкин, дип яза мәгълүмат чаралары.

Украина кешеләре Төбәкләр фиркасе башлыгы Виктор Янукович һәм премьер-министр Юлия Тимошенко арасында сайлый. Җиңүче булып күпчелек тавышны җыйган намзәт игълан ителәчәк.

Украина ватандашлары шулай ук Русиянең кайбер төбәкләрендә дә тавыш бирә ала.

XS
SM
MD
LG