Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Кытай, Һиндстан һәм Пакстан белән якынаерга чакыра


НАТО Генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен глобаль иминлек өлкәсендә беректәшләрне Кытай, Һиндстан һәм Пакстан белән элемтәләрне ныгытырга чакырды.

Мюнхенда бара торган иминлек конференциясендә, Рамуссен дөнья күләм сәяси сәхнәдә мөһим уенчылар катнашмаса, Төньяк альянс замана куркынычларына каршы тора алмаячак, дип белдерде.

Расмуссен Әфганстанда тынычылык урнаштыру эшендә Кытай, Пакстан һәм Һиндстанны активрак катнашырга өндәде.

Шимбә көнне Мюнхен конференциясендә игътибар үзәгендә Иран атом программасы торды.
XS
SM
MD
LG