Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:29

Көнбатыш илләре Иранның карарын хөкем итте


Британия һәм Германия Иран президентының уранны баету процентын 20 кадәр арттыру карарына тәнкыйть белдерде. АКШ саклану министры Роберт Гейтс яңадан БМО чикләүләре ярдәмендә илгә басым ясарга чакырды.

Иран президенты Мәхмут Әхмәдинеҗад илнең Атом энергиясе агентлыгына уранны 20% кадәр баету эшен башлап җибәрергә кушты. Бу хакта ул Тәһранда булган күргәзмә ачылышында белдерде, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС агентлыгы.

Иран медицина тикшеренүләре реакторында куллану максатында 120 кг уранны 19,75 % кадәр баету кирәк, дип белдерә.

БМО Атом Агентлыгы ярдәмендә кабул ителгән килешү кысаларында Иранга ягулыкның бер өлешен читкә чыгарырга тәкъдим ителгән иде. Тәһран бу тәкъдимнәрне кире какты.

Көнбатыш илләре Иран атом коралларын ясарга җыена дип шикләнә.

XS
SM
MD
LG