Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда журналистлар берлеге эше яңара


Рахман Шәфигуллин
Рахман Шәфигуллин

Шәһәрдә бүгенге көндә Татарстан журналистлары берлегенең 81 әгъзасы булуы билгеле. Ләкин алар арасында озак еллар, хәтта 20-40 ел дәвамында журналистлык эшчәнлеге белән шөгыльләнгән шәхесләрнең булмавы да ачыкланды.

Чаллы журналистлар берлеген 20 еллар буена “Челнинскин известия” газеты баш мөхәррире Александра Артамонова җитәкләде. Әлеге берлек Татарстан журналистлары оешмасының бер бүлеге булып санала. Александра Артамонова узган ел ялга чыгу сәбәпле, эшеннән китте, аның урынына Рахман Шәфигуллин билгеләнде. Рахман әфәнде җомга көнне Татарстан журналистлар берлегенең Чаллыдагы әгъзаларын җыеп сөйләшү уздырды. Анда төп сүз берлекнең эшен торгызу, яңарту хакында барды.

“Журналистлар сүзләре белән халыкка аңлату эше алып бара. Хәзер журналистлар эшен җанландыру төп бурыч. Без сайлау вакытында да, башка чорларда да зур эш башкарабыз, ләкин үзебез турында уйламыйбыз. Лаеклы шәхесләребез күп. Аларга мактаулы исемнәр бирү, социаль мәсьәләләрен хәл итү турында да уйларга вакыт. Оешма үз эшчәнлеген шул юнәлештә дә алып барачак”, ди Татарстан журналистлар берлегенең Чаллы бүлегенең яңа рәисе, “Чаллы ТВ” директоры Рахман Шәфигуллин.

Факил Сафин күпсанлы китаплар авторы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, “Көмеш кыңгырау” газеты баш мөхәррире. Ул журналистикада 40 ел чамасы. Ләкин журналистлар берлеге әгъзасы түгел. Булган җыенда аны да берлеккә кабул итү турында сүз булды, аны кабул итәргә кирәк, диелде. Факил әфәнде ни өчен хәзерге вакытта берлеккә керергә теләк белдергән?

“Мин журналистлар берлеге әгъзасы булу турында моңарчы да уйланган идем. Ләкин Чаллыда тәкъдим ясаучы булмады. Мин журналистикага 1969 елда килдем. Шуннан бирле үземне журналистлар берлегендә хис иттем. Әгъзалык турында сүз булса, эндәшмичә узып киттеләр. Моңа кадәр биредә аерым, тар кысаларда гына эшләүчеләр идарә итте, мәсьәләне гел читкә калдырып килделәр. Яңа рәис, Рахман Шәфигуллин берлек әгъзасы булмавыма гаҗәпләнде дә шикелле”, диде “Азатлык”ка “КамАЗ” радиосында, “Таң йолдызы”, “Мәйдан” журналында баш мөхәррир булып эшләгән Факил Сафин.

Якын арада Чаллыдан дистәдән артык кешене журналистлар берлегенә кабул итү күздә тотыла. Кешеләр саны күп. Моны шуның белән аңлатырга мөмкин, соңгы 5-6 елда журналистлар берлегенә кабул итү чаралары турында сүзләр ишетелмәгән иде.
XS
SM
MD
LG