Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:54

Омскида иҗтимагый оешмаларга ярдәм турындагы Русия Федерациясенең тиздән имзаланачак кануны турында фикер алышу булды.

Омскиның милли-мәдәни һәм башка иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре Русиянең Дәүләт Думасы депутаты Сергей Попов белән очрашты. Сергей Попов "Бердәм Русия" сәяси фиркасе исемлеге буенча Омски өлкәсеннән сайланган депутат. Ә Думада ул иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар комитетын җитәкли.

Депутатның Омскига килгән вакытында, гадәттә, сайлаучылар белән очрашулар оештырыла. Табигый ки, асылда, очрашулар коммерция белән бәйле булмаган иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән үтә. Әлеге очрашуга да милли-мәдәни оешмалардан башлап “Кызыл хач” җәмгыятенә чаклы иҗтимагый берләшмәләр чакырылган иде.

Дәүләт Думасы депутаты белән булган әлеге очрашуда шәһәр шурасы һәм өлкә кануннар чыгару җыелышы депутатлары, шәһәр һәм өлкә хакимиятләре вәкилләре дә катнашты.

Очрашуның төп максаты 13 гыйнварда Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укуда кабул ителгән “Социаль юнәлештә эшләүче, коммерция белән бәйле булмаган иҗтимагый оешмаларга ярдәм күрсәтү” турындагы кануннар өлгесе буенча аңлатмалар бирү, фикер алышу иде.

“Президент ватандашлык җәмгыяте вәкилләре белән очрашулардан соң, хөкүмәткә социаль юнәлештә эшләүче коммерция белән бәйле булмаган иҗтимагый оешмаларга ярдәм күрсәтү буенча махсус канун булдыру зарур, аны әзерләргә кирәк дип йөкләмә биргән иде, бу кануннар өлгесе әзер диярлек, бүген ул соңгы килешүләр үтә”, диде Сергей Попов.

Русия президенты социаль юнәлештә эшләүче оешмаларның 9 төрен билгеләде, әгәр игътибар белән карасагыз, алар барсы да Русия Федерациясе конституциясендә беркетелгән, диде очрашу барышында Попов

«Мондый оешмаларның аерма билгесе булып устав санала. Әгәр уставта бу юнәлешләр җыелмасы яисә аларның бер генә булса да төре күрсәтелгән булса һәм аның буенча эш алып барылса, бу оешманы социаль юнәлештә эшләүче коммерция белән бәйле булмаган иҗтимагый оешма дип исәпләргә мөмкин», дип сүзен дәвам итте Дәүләт Думасы депутаты.

Бу шактый өметле канун кабул ителсә һәм эшләп китсә иҗтимагый оешмаларның эшчәнлегендә уңай якка үзгәрешләр булуы мөмкин. Канунда шактый күпкырлы ярдәм күрсәтү каралган. Мәсәлән, акчалата – субсидияләр. Кагыйдә буларак, субсидия башкарылган эш өчен бирелсә, канун буенча башкарылачак эш өчен дә бирелү мөмкинлеге булачак.

Яңа канун буенча иҗтимагый оешмаларга ярдәмнең тагы бер төре мөлкәткә бәйләнгән. Мөлкәт дигән төшенчәгә биредә беренче чиратта бина, шулай ук санак, җиһазлар, хәтта транспорт та керә.

Канунда иҗтимагый оешмаларга ярдәм күрсәтүче физик һәм юридик затларга салым буенча ташламалар булачагы да каралган. Әмма президент нинди ташлама, нинди күләмдә булачагын төгәл әйтмәде, ул фикерне, идеяне ныгытты, ди депутат.

Булачак канунның нигезендә менә шулар. Аның тагы да бер үзенчәлеге бар. Русия кануны белән беррәттән җирле канун да кабул ителергә тиеш, шундый очракта гына ул эшләп китә алачак, ди Дәүләт Думасы депутаты Сергей Попов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG