Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:57

Мәскәүнең мәдәни үзәк китапханәсендәге узган «Нәрсә ул пәрәмәч?» дип аталган очрашуда, февраль аеның беренче якшәмбесен «Пәрәмәч бәйрәме» дип игълан итәргә дигән фикергә килделәр.

Үзешчән рәссам Әббәс Акмалетдинов тәкъдиме белән мәдәни үзәк китапханәсендә татар кулинария символы – пәрәмәч дигән темага очрашу булды. Китапханә мөдире Нурзидә ханым Чанышева Әббәс Акмалетдиновны китапханәнең иң актив укучысы дип танытты. Әллә халыкны пәрәмәч дигән сүз тарткан, бәлки алар сүзе булгач пәрәмәче дә булыр дип уйлаганнардыр - очрашудага халык бик күп килгән иде.

Теманы тәкъдим итүче буларак Әббәс әфәнде очрашуга килгәннәр өчен махсус, керамикадан ясалган пәрәмәч, өчпочмаклар таратты. Муенга тагар өчен бауга кидертелгән сувенирларны халык шунда алып та бетерде, муеннарына тагып та куйды.

Әббәс әфәнде шулай ук килгән халыкка татарча да, русча да үзе кулдан язган китапларын тәкъдим итте. Ни өчен ул китапларны кулдан яздыгыз һәм текстларны татарча дип тә булмый дигәч, Әббәс әфәнде: «Мин татарча әйбәт язам. Тик сөйләшә генә белмим. Ул сүзләр сезгә аңлашылмый икән, димәк алар мин уйлап тапкан яңа сүзләр. Тел бер урында гына торырыга тиеш түгел, ул үсәргә тиеш. Компьютер теле үле тел, ә мин кулдан язам - ул тере тел» дип аңлатты.


Ул китаплар журнал кебек дәвамлы чыгып килә икән. Һәм «LТD tatar» – ягъни хокукы чикләнгән татар дигән исем астында чыга, диде автор.

Ә инде үзенең чыгышында Әббәс әфәнде пәрәмәчне кояшка, ә инде өчпочмакны Мысыр пирамидаларына тиңләде. Тик менә пәрәмәч сүзенең кайдан килеп чыкканын, нәрсә аңлатканын ул гына түгел, башкалар да әйтә алмады. Тик пәрәмәч турында шул хәтле матур чыгышлар булды.

Нурзидә Чанышева Украинада татар оешмасы тарафыннан нәшер ителә торган «Дуслык» журналыннан алынган пәрәмәч пешерү ысулларына өйрәтте. Һәр кешегә аларны таратып та чыкты. Шуннан соң халык бертавыштан: «Нигә әле безнең шундый тәмле ризыкның үз бәйрәме юк? Нигә Масленница бәйрәмен коймак белән, кояшка охшатып уздыралар, ә бит пәрәмәч кояшка коймакка караганда да охшаган, безгә дә пәрәмәч бәйрәмен уздырырга кирәк!» дигән карарга килделәр.

Очрашуга килгәннәр күпме теләсәләр шул кадәр, өйдә пешерелгән бик тәмле пәрәмәчләрне авыз итү, хәтта үзләре белән алып китү бәхетенә дә ирештеләр.


Мәскәүдә очрашулар нинди темага гына уздырылмасын, анда беренче планга һәрвакыт туган тел мәсьәләсе килеп чыга. Бу очрашуда да татарча начар белүләренә, өйрәнергә мөмкинлекләре булмауга ачынып сөйләделәр.

45 яшьлек Равилә ханым Казанга кайтып та, татар китапларын сатып алырга таба алмавы турында әйтте. "Бауман урамында бик әйбәт китап кибете бар иде, хәзер без анда бер генә китап сата торган урынны күрмәдек", диде ул.

Ә инде 50 яшьлек Ибраһим, Казанда өчпочмакны «треуголник» дип йөртәләр, сатуда да шулай дип атыйлар, пәрәмәч сүзен булса да татарча әйтә белүче мәскәүләрне гаҗәпләндерде.

Ә менә элекке математика укытучысы Хәйдәр Низаметдиновның чыгышы бар кешене дә таң калдырды. Ул, элек тә глобализация булган, ул вакытта бөтен җир шары татар телендә сөйләгән, күбрәк мишәр телендә дип аңлатты. "Мәсәлән, «ацтеклар». Ул мишәр сүзе, тәрҗемә итмәсәң дә аңлашыла. Ацтек – открыли. Перү – ул «Бер ү» ягъни «бер өй» дигән сүз. Ә менә «круг» дигән сүз - ул да татар сүзе. «кыры юк» дигәнне аңлата", диде Хәйдәр әфәнде.

"Гомумән, миңа галимнәр күптән әйтәләр инде, татар теле белән җитдирәк шөгыльләнсәгез, рус теле зур проблема алдында калачак. Чөнки рус телендәге сүзләрнең барысын да татар сүзе дип аңлатырга була, диләр. Хәтта «язык» - тел дигән сүз дә татардан чыккан. «Язык» ул «язарга» дигән сүздән алынган", диде Хәйдәр әфәнде.


Татар телен болай да өчле-тугызлы гына белгән халыкка бу яңалык шаккаттыргыч булып ишетелде. Алга таба инде Бразилия, Англия сүзләре дә татар сүзләре, ә менә Русия сүзен таркатсак – Рус-сыя килеп чыга. Димәк безгә барысы да сыя – урысы да дип аңлата башлагач, халык көләргә тотынды.

Хәйдәр Низаметдинов халыкка рус телендә чыккан «Тел серләре» дип аталган китабын тәгъдим итте. Шул ук вакытта ул: Академик Зелезняк безгә үзешчән лингвистларга, бу эш шөгылләнергә кушмый, хаттә тыя дип, үзе ише галимнәргә карата академик әйткән фикерне дә укып җиткерде.

Менә шундый кызыклы, шул ук вакытта очрашуга килгән кешеләргә аерым аңлатма бирү зарури булган очрашу узды Мәскәүнең мәдәни үзәгендә. Бәлки чын галимнәр, чын язучы, шагыйрьләр белән очрашулар ешрак булса, туган телгә сусаган халык үзенең тел тарихын тирәнрәк һәм җитдирәк аңлатулардан белер иде.

Тик бу очрашуның икенче бер ягын онытмаска кирәк. Әгәр дә тагын бер елдан, февраль аеның беренче якшәмбесендә пәрәмәч бәйрәме уза икән - димәк татарның тагын бер бәйрәме барлыкка килде һәм бу очрашу бушка узмады, дигән сүз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG