Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:15

Күренекле язучы Нәбирә Гыйматдинованың “Идел” журналының баш мөхәррир вазыйфасыннан китүе милли җәмәгатьчелектә киң яңгыраш тапкан иде. Баш мөхәррирдән соң редакция хезмәткәрләренең дә эшеннән китүе каршылыклы фикерләр уятты. Узган җомгада Нәбирә Гыйматдинованың “Ватаным Татарстан” газетында әңгәмәсе басылып чыкты.

Аның яңа әсәрләрен дә, 20 ел элек язган “Сихерче”, “Бүре каны” кебек повестьларын да халык кулдан-кулга йөртеп укый, театрларда спектакльләр итеп куела. “Сихерче”не К. Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия, Башкортстанның Уфа “Нур” татар һәм Туймазы театрлары сәхнәләштерде, Түбән Камада “Бүре каны” уйнала. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында аның повесте буенча “Бер тамчы ярату” куелды, аның “Ут күбәләге” дигән повестена Тәслимә Хәләф язган сценарий “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә беренче урынны алды. Әмма бу әсәрне Шамил Закировның куйдыру теләге булса да, әлегә ярты юлда калган.

Нәбирә Гыйматдинованың хыялы - иҗатының саллы өлешен колачлаган өч томлыгын чыгару икән. Төгәл вакытын искәртмәсә дә, әлеге китаплар укучы кулына барып ирешер, дигән теләген җиткергән ул әңгәмәдә.

“Әлегә язам, эштә эшлим, фәлсәфи китаплар, аеруча ислам галимнәренең хезмәтләрен укыйм. Халык арасында таралган дәвалау кулланмалары туплыйм. Олы кызым Чулпан – табибә, бәлки киләчәктә бергәләп җыентык әзерләрбез”, ди язучы үзе турында. Билгеле булуынча, Нәбирә Гыйматдинова Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Илшат Фәрдиевнең ярдәмчесе булып эшли.

Бүген күбрәк иҗат белән шөгыльләнүче язучы, депутат ярдәмчесе татар китабының да, татар язучысының да бәһасе юк, дигән фикердә. “Югыйсә язучыга әллә ни күп тә кирәкми. Бай тормыш турында хыялланмый инде ул, җирдә – халкы арасында яшәвенә бик шат. Өч ел элек "Татэнерго" генераль директоры, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Илшат Фәрдиев миннән язучыларның көнкүреше белән кызыксынган иде.

Кайбер пенсионерларның, авыруларның даруга да акчасы җитми дигәч, исемлек төзе, диде һәм үз хисабыннан күп кенә мохтаҗ язучыларыбызга матди ярдәм күрсәтте. Шуны әле дә онытмыйлар, очраган саен: "Фәрдиевкә рәхмәт әйт әле", диләр. Мин дә еш кына могҗиза көтәм”, ди.

“Ни өчен “Идел”дән киттегез, дигән сорауга Нәбирә ханым: "Идел" – яшьләр журналы. Минем теләгем яшьләргә юл бирү иде. Кызганыч, бик талантлы язучы-журналистлардан торган иҗат коллективы да миннән соң аннан китеп барды. Кемнедер гаепләмим дә, түбәнлеккә төшеп, гайбәт тә сөйләп йөрмим. Моны вак җаннарга калдырам. Җитәр бер көн, һәркем үз гамәлләре өчен җавап бирер”, дигән.

Искәндәр Сираҗи
Ул искә алган талантлы язучы-журналистлардан Искәндәр Сираҗи китүенең сәбәбен “Нәбирә Гыйматдинова урынына без теләмәгән җитәкчене китерделәр, без шуңа киттек. Китмәсәк тә, декабрьдә безнең хезмәт килешүләренең вакыты чыгасы булган, барыбер кыскарткан булырлар иде. Тормыш шуны күрсәтте: декабрь ахырында баш мөхәррир урынбасары булып эшләүче Гәүһәр Мәһдиеваны китәргә мәҗбүр иттеләр.

Ике яшь кызыбыз калган иде, аларның да, хәтта кассирларның да килешүләрен озайтмаганнар. Нәтиҗәдә, Нәбирә Гыйматдинова заманындагы коллективтан 2-3 кеше генә калды. Андагы барлык язучылар да китеп бетте. Хәбир Ибраһим гына кире кайткан булса кирәк”, дип аңлатты.

Нәбирә Гыйматдинова, беренче чиратта баш мөхәррирме, язучымы, әллә депутат ярдәмчесеме, дигәндә, Искәндәр әфәнде болай ди:

"Миңа калса, өчесе дә. Баш мөхәррир буларак та, ул эшне алып бара белә иде. Ркаил Зәйдулла, минем кебек гаугалы, тавышлы кешеләр белән эшләү аңа җиңел булмагандыр. Әмма коллектив бердәм һәм әйбәт иде.

Депутат ярдәмчесе буларак та, ул үз эшен алып бара иде. Әңгәмәдә әйткәнчә, исемлекләр төзеп, Илшат Фәрдиев аша язучыларга ярдәмнәр оештырды, кайбер язучыларга машина алырга ярдәм итүен дә беләм.

Шулай да беренче чирата, Нәбирә Гыйматдинова – язучы. Ул киткәндә дә “баш мөхәррир булып эшләгәндә, иҗат белән шөгыльләнә алмыйм”, диде. Шуны сәбәп итеп күрсәткән иде.

Нәбирә ханым “Идел”нең баш мөхәррире булганда, журналга Илшат Фәрдиевнең ярдәме коточкыч зур булды, ди Искәндәр Сираҗи. Ул редакциягә компьютерлар алып биргән, тираж мәсьәләсендә дә ярдәм иткәләгән һәм акчалата да ярдәме булган. “Бу ярдәмнән башка хәтта “Идел”гә яшәве авыр булыр”, ди ул.

Гомумән, Илшат Фәрдиевне сәясәтче, җитәкче буларак та югары бәяли журналист Искәндәр Сираҗи:

“Мәдәниятне, әдәбият-сәнгатьне яраткан кеше, дип уйлыйм мин аны. Мәсәлән, Камал театрында ничә еллар буе “Яңа татар пьесасы” бәйгесе алып барылуын, зур-зур премияләр булдырылуын, язучыларга, сәнгать әһелләренә ярдәменнән беләм. Мин мондый кешене үзебезнең республиканың премьер-министры итеп күрергә теләр идем”.

“Идел” журналыннан бер төркем язучыларның, журналистларның китүенә җәмәгатьчелекнең битараф калмавы юкка булмаган. Илшат Фәрдиевне зурлап искә алу аның Миңтимер Шәймиевнең якын кешесе булуында гына түгел. Әдәбият-сәнгать әһелләре хакимияткә мәдәниятне яратучы, ярдәм итәргә теләүче кешенең җитәкче булып килүен тели. Һичьюгы аларның сүзләренә колак салып, хәерхаһлы мөнәсәбәткә өметләнә. Президент расланды, ә премьер-министр билгеле түгел әле.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG