Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экстремизмга якын “кешелеклелек”


“СПИД-Инфо” газетасында басылган “Газапланмасын өчен - үтерергә” дигән язма җәмгыятьтә бәхәсләр уятты. Акылга зәгыйфь булып туган балаларны йоклатып үтерү фикере белән чыккан журналистан зарланып, ике ана Русия журналистлар берлегенә мөрәҗәгать итте.

Декабрь азагында Снежана Митинага елый-елый иптәш хатыны Светлана шалтырата. Ул әле генә газетада яңа туган акылга зәгыйфь балаларны йоклатып үтерү турында мәкалә укуын әйтә.

Язманың авторы Александр Никонов мондый балалар өчен урыс телендә бик мыскыллы булган “дебил”, ягъни акылга зәгыйфь дигән сүзне кулланган.

“Газапланмасын өчен - үтерергә” дип исемләнгән мәкаләдә Никонов мәрхәмәтлелек йөзеннән, җәфаланмасыннар өчен аларны йоклатып үтерү яхшырак дигән фикерне алга сөрә.

Балалары зәгыйфь ике ана Митина һәм аның иптәш хатыны Светлана Штаркова бу язма сәбәпле, ниндидер чара күрергә булалар һәм Никоновны Русия журналистлар берлегенә шикаять итәләр.

Бу ике хатынның сүзләренчә, монда максат Никоновны җавапка тарту түгел, ә Русиядә инвалидларга карата рәхимлелек булмау мәсьәләсендә чаң кагу тора. Штаркова 2 февраль көнне журналистлар берлегендә узган тыңлаулар вакытында бик хисчән чакырулар ясады.

“Автор белдергән фикер бер кеше карашы гына түгел. Статистикага карасаң, җәмгыятьнең дүрттән бер өлеше бу фикерне яклый. Нәтиҗәдә, урамда бер билгесез кешеләр минем яныма килеп: “эчеп-азып-тузып йөргәнсеңдер әле, шул кирәк” дип әйтергә мөмкин. Бу шулай ук минем балам инвалид булган өчен генә үз вазыйфаларын үтәргә теләмәгән табиблар, социаль тармак эшчеләре мөнәсәбәтендә дә чагыла”, ди ул.

Һитлергә тиңләү

Штаркова һәм аның иптәш хатының мәнфәгатьләрен яклаучы адвокат Петр Кучеренко матбугатны шикаять итү комиссиясе алдында Никонов мәкаләсе фашист Германиясе идеологлары эшләрен хәтерләтә дип белдерде. Әмма ни генә булмасын, Никонов үз мәкаләсе өчен үкенмәвен әйтте.

“Мине Адольф Һитлерга тиңләргә телиләр. Кешенең газаплануы әйбәт дип әйтергә теләгән кеше, минемчә, адәм актыгы. Ә без шул вакытта: “Әйдә, җәфалансын, иң мөһиме безнең кешелеклелек карашларына зыян килмәсен” дип утырырга тиеш. Юк инде, кешеләр газапланырга тиеш түгел. Бу минем карашым. Һәм сез минем авызымны томалый алмыйсыз”, ди адвокат.

Никоновның дәлилләре журналистлар берлеге комиссиясен ышандыра алмады. Һәм аның мәкаләсе “экстремизмга якын” дип танылды. Ә “СПИД-Инфо”га авыру балалар тәрбияләүче аналар язмасын бастыру соралды.

Аналарның җиңүеме, әллә...

Комиссия чыгарган нәтиҗәләр хокуки яктан бернинди җаваплылык ия булмаса да, әлеге карар үз балаларын яклаган ике ананың күпмедер дәрәҗәдә җиңүе булып тора.

Штаркова туганда баш мие зәгыйфьләнгән һәм йөклелек вакытында сизелмичә узган тумыштан авыру үзенең 3 яшьлек улы Иванга багышлап интернет сәхифәдә берничә блок алып бара.

Митина шулай ук физик һәм психик авыруларга китерүче Хантер синдромы булган 10 яшьлек улы Павелны тәрбияли.

Әлеге авыру Павелда кечкенә вакытта ук ачыклана. Митина әйтүенчә, бала авыртудан бик җәфалана һәм медицина ярдәменнән башка аның хәле начарая бара.

2006 елны Американ галимнәре әлеге авыруны дәвалау өчен дару уйлап тапкан. Бу исә анада яңа өметләр уяткан.

Әлбәттә, беренче авырлык ул дәвалануның бәясе. Атнасына 25 мең доллар кирәк. Икенче каршылык ул даруны алып кайтудан баш тарткан Русия сәламәтлек саклау министрлыгындагы битарафлык.

“Алар миңа башта 20 бала, матбугатта 5 мәкалә һәм 3 чыгыш табарга кушты. Аннан сөйләшербез дип белдерде”, ди Митина.

Шуннан соң ул Русиядә Хантер авыруы ачыкланган балаларны тәрбияләүче башка гаиләләрне эзләү кампаниясен башлаган. Бары тик 215 гаилә җыелгач кына, ниһаять, 2008 елны министрлык чаралар күргән.

Аның тырышлыклары ярдәмендә Павел һәм дистәләгән башка авырулар хәзер төбәк җитәкчеләре хисабына дәвалану курсын уза. Гәрчә Хантер авырулы балаларның киләчәге юк дип саналса да (аларның күпчелеге 20 яшь тирәсендә үлә), Митина әйтүенчә, аның улының хәле күпкә яхшырган һәм ул инде һәрдаим авыртудан зарланмый.

Инвалидларга игътибар


Митинаның тырышлыклары, хакимият белән бәхәсләргә керүе Русиядә инвалидлар бер йөк булуын күрсәтә. Гәрчә демографик кризис якынлашкан заманда һәрбер кеше гомере кадерле булырга тиеш кебек.

Якын ике дистә елда Русия халкы саны 17 миллион кешегә азаер дип фаразлана. Хәзерге вакытта илдә төрле физик һәм психик авырулардан зарланучы 15 миллион кеше теркәлгән.

Хакимият исә әлегә Никоновның бәхәсле мәкаләсенә үз фикерен белдермәде. Кучеренко сүзләренчә, акылга зәгыйфь балаларны туганда ук йоклатып үтерү турында рәсми аңлатма булмау, бу Русия тирән әхлакый кризис кичерә дигәнне аңлата

“Бу мәкалә соңгы вакытта илдә барлыкка килгән әхлаки кризисны күрсәтү. Бездә хокук саклаучылар бик тырышып экстремизмга каршы көрәшә. Әмма гафу итегез, кайда монда прокуратура карашы? Бу очракта нәкъ социаль төркемне какшатучы экстремизм өндәүләре ята”, ди ул.

Күп кенә инвалидлар һәм аларның гаиләләре өчен Никонов язган мәкаләне кабул итү авыр булса да, бу Русиядә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр язмышына тагын бер игътибар итәргә сәбәп тудырды.

Телевидение журналисты, Матбугатка шикаять итү шурасы вәкиле Светлана Сорокина сүзләренчә, кайсыдыр мәгънәдә Никонов илдәге күпчелек халыкның әлеге темага карашын һәм мөнәсәбәтен чагылдыручы булды.

“Мин аны күпмедер файдалы эш эшләгән дип саныйм. Чөнки мондый проблема торса, ул хакта сөйләшергә кирәк. Без ни уйлаганны, ни өчен шулай уйлаганны һәм аннан нәрсә килеп чыгачагын белергә тиеш”, ди ул.
XS
SM
MD
LG