Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акбулатов Красноярски өлкәсе башлыгы урынына тәкъдим ителмәде


Русия президенты Дмитрий Медведев Красноярски өлкәсе вазыйфаларын Лев Кузнецовка бирергә дигән рәсми тәкъдимен өлкәнең канун чыгару җыелышына җибәрде.

Лев Кузнецов 2003-2007 елларда Красноярки өлкәсе башлыгының беренче урынбасары булып эшләгән. Соңыннан Якут республикасын үстерү корпорациясенә күчкән.

Губернатор урынына шулай ук Красноярски өлкәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Әдхәм Акбулатов һәм Русия финанс министры урынбасары Александр Новак дәгъва иткән.
XS
SM
MD
LG