Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Ирандагы ислам инкыйлабын тикшерәләр


Аятулла Хөмәйни
Аятулла Хөмәйни

Казанда Ирандагы Ислам инкыйлабына багышланган халыкара фәнни җыен башланды. Ираннар Казанны Русиянең мәдәни үзәге дип атый. Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева, Ирандагы Ислам инкыйлабыннан соң милли мәдәниятнең хәзерге кешелек дөньясы өчен зур урын тотуы турында уйларга мәҗбүр буласың, дип белдерде.

“Ирандагы Ислам инкыйлабы: мәдәни феномен һәм аның киләчәге” дип аталган халыкара кимәлдәге фәнни җыенны Казан дәүләт университеты, Евразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге, Имам Хөмәйни исемендәге халыкара университет, Иранның Казандагы генераль консуллыгы, Татарстан хөкүмәте оештыра.

Чарада Иранның Русиядәге илчесе Сейед Мәхмүт Риза Саҗҗади, Татарстан президентының тышкы элемтәләр департаменты җитәкчесе Тимур Акулов, Иранның Казандагы консулы Риза Багбан Кондори катнашты.

Ислам инкыйлабына 31 ел

Иранда Ислам инкыйлабы 1978-1979 елларда була. Аның нәтиҗәсе булып шах Мөхәммәд Риза Пәхләвиның җитәкчелектән бәреп төшерелүе, монархиянең җимерелүе, илдә яңа хакимият урнашуы тора. Иран республикасындагы хакимиятне үз кулына аятулла Хөмәйни ала.

Зилә Вәлиева Ислам инкыйлабының Иран республикасындагы һәр тармакка зур тәэсир ясавын әйтә.

“Бу инкыйлаб Иран халкының рухи көчен туплап, аны милли сәнгатьне үстерүгә юнәлдерде. Бүген Иран мәдәни яктан дөнья күләмендә кабатланмас зур дәрәҗәгә ия. Башкалар арасында үзеңнең милли йөзеңне саклау хәзер бик мөһим. Иран исә яңалыкка омтылган вакытта, милли мирасны саклавы белән дә үрнәк. Казанда Иран һәм Русиянең иң күренекле галимнәре катнашлыгында мондый фәнни җыен уздыру, Татарстанның Русияне Ислам һәм Шәрык белән бәйләп торган күпер булуын тагын бер тапкыр исбатлый”, ди республиканың мәдәният министры Зилә Вәлиева.

Татарстан-Иран, татар-фарсы багланышлары

Зилә Вәлиева Ислам инкыйлабының 31 еллыгына багышланган фәнни җыенда Татарстан-Иран мөнәсәбәтләренә дә тукталды. Министр татар һәм фарсы халыкларының 1000 ел дәвамында дини, тарихи бәйләнештә яшәүләрен искә алды.

Җыенда катнашучы Иран вәкилләре

“Бүген безгә тарихи чорның дәвамчылыгын саклау, мәдәни хезмәттәшлекне баетуга уникаль мөмкинлек бирелә. Бу Русия белән Иран арасындагы мөнәсәбәтләрнең дә ныгуына китерер иде”, ди Зилә Вәлиева.

Иран һәм Татарстан республикасы багланышларына килгәндә, алар Зилә Вәлиева әйткәнчә, 922 елда Идел Болгарының Ислам динен кабул итүенә барып тоташа. Әйтергә кирәк, ике республика арасындагы аралашу хәзер дә дәвам итә. 1996 елда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Иран республикасына сәфәр кыла. 2001 елда Иран илбашы да Татарсанга килә. 2007 елда Шәймиев Иран республикасының тышкы эшләр министры белән дә очраша.

Казанда һәрдаим Иран сәнгатенә багышланган дәрәҗәле күргәзмәләр дә үткәрелеп тора. Зилә Вәлиева фикеренчә, Иран киномотографистлары ярдәмендә Казанда узучы “Алтын мөнбәр” мөселман кинофестивале дөнья күләмендә яңгыраш алды.



Бәйсезлеккә омтылыш сакланырга тиеш


Иранның Русиядәге илчесе Сейед Мәхмүт Риза Иран белән Русиянең тышкы сәясәтенә тукталды. Аның фикеренчә, сәясәттә ике илнең дә уртак максатлары бар.

Сейед Мәхмүт Риза Саҗҗади
“Без ике арадагы сәяси, тарихи, мәдәни багланышларны үстерергә, бу төбәктәге бәйсезлеккә омтылышны югалтмаска кирәк. Үзәк Азия, Каспий, Кавказ төбәкләренә дошманнар килеп кермәскә тиеш.

Иран халкының тәҗрибәсе Русия мөселманнары да юллана. Безнең дошманнарыбыз христианнар белән мөселманнар арасында каршылык килеп чыгуын тели. Әмма бу Исламга да зыян китерә, Русияне дә көчсезләндерә. Шуңа күрә без Русия мөселманнары экстремизмнан сакланыр дип ышанабыз”, диде Саҗҗади.

Ирандагы Ислам инкыйлабына багышланган фәнни җыен 11 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Анда Русиянең барлык төбәкләреннән диярлек галимнәр катнаша. Билгеле татар галимнәре Индус һәм Энгель Таһировлар, Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла Ягъкуб та җыенда чыгыш ясаячак.
XS
SM
MD
LG