Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:11

Табигать саклаучыларны тәрбияләү гомум дәүләт эше булса да, моны аерым фидакарь шәхесләр башкара. Әлмәт районында яшәүче Илшат Бакиров федераль басмалар чыгарып, тирә-якны коткаручылар үстерергә тели.

Римзил Вәли. Дөньяда иң мөһим, кирәкле нәрсәләр арасында, әлбәттә, чиста су, саф һава, файдалы азык булу төп шарт. Экология турында һәрвакыт зур хөрмәт белән сөйлиләр. Гадәттәге тормышта беркем дә, бернәрсә дә бу юнәлештә бик ук эшләргә теләми. Бу сер түгел. Чөнки Ходай яраткан, гасырлар буе сакланган җирнең халәте хәзерге индустрия, кеше яшәве тәэсирендә үзгәреп, начарланып, пычранып тора.

Экологик хәрәкәт дөньяда сәяси хәрәкәткә дә кушылып китә. “Гринпис”, “Яшел”ләр хәрәкәте сәяси, иҗтимагый процессларга тәэсир итә. Ә бүгенге Русия тормышында, бигрәк тә татар, башкорт халыкларының селкенүе, сөйләшүе турында сүзне кузгалтсаң, экологияне искә бик сирәк искә төшерәләр.

Ләкин ул бар, табигать ресурслары һәм экология дигән министрлык та бар. Федераль дәрәҗәдәге “Мәктәптә экология” дигән журнал Татарстанда чыгып ята икән. Шушы журналның баш мөхәррире Илшат Бакиров белән сөйләшеп, экологиянең бүгенге балалар тәрбияләү эшендә һәм гомумән кеше тормышында урынын билгеләү белән бәйле кискен проблемалар нинди икән дип санап чыгарга яки фикер алышырга булдык.

Илшат әфәнде, аңлатыгыз әле, Русиядә мондый журналлар күптер инде. Ни өчен шушы эшне үзегезгә алдыгыз?

Илшат Бакиров. Бу бердән-бер журнал. Башта миңа “Экологическое образование” дигән журнал очрады. Ул укытучы өчен аңлаешлы да түгел. Мәктәптә экология дәресләрен бирү дә бетте. Экология белеме бирелми.
Экология аерым предмет булып бик аз вакытка гына кертелде. Хәзер 11 сыйныфта экология биология фәне эчендә калды. Атнага бер тапкыр алып барыла ул.

Римзил Вәли. Журнал кайчан, ничек итеп ачылды? Кем ачты? Ни өчен бу эшкә тотындыгыз?

Илшат Бакиров. Мин экология белән 1988 елдан бирле шөгыльләнәм. Шушы елда мине НГДУга эколог булып эшкә алганнар иде. Шуннан бирле мин экология өлкәсендә. Әлмәтнең төньяк ягында зур чокырда ботаника бакчасы төзедек. Шушы чокыр елдан ел зурая барды, анда гомердә дә икмәк үстермәгәннәр. 2000 елда бу чокырны юк итәргә булдык. Җирне тигезләдек, буалар ясадык, нарат агачлары утырттык.

Бер-ике елдан соң балалар кипкән үләннәрне яндырырга тотынды. Бу зур зыян китерә башлады. Утырткан агачлар яна башлады. Шулай итеп, яндыручылардан үзебезгә ярдәмчеләр ясыйбыз дип, мәктәпләрдә табигать саклау иҗтимагый җәмгыятьләре оештырырга тотындык. “Экологическая правда” дигән газет чыгара башладык. Хәзер мин “Экологическая правда” нәшрият йортының генераль директоры.

“Экологичекая правда”ның беренче саны 2004 елда чыкты. Экология белемен балаларга бирүче кеше дә юк. Без экология мәктәбе ачарга булдык. Ул 2005 елдан бирле биш тармак буенча эшли: башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, урта мәктәп, профессиональ училище, югары мәктәпләр укытучылары өчен безнең мәктәп эшләп бара.

Шул ук бинада экология музее төзелде. Беренче өлеше нефть экологиясе турында. Икенче өлештә транспортның кешегә китергән зыяннары турында сөйләнә. Мәктәп балалары үзләре ясаган стенд та бар.

Укытучыларны укыта башлагач, экологик әдәбиятка мохтаҗлык килеп чыкты. Өзлексез экология белеме бирү китапханәсе ачарга булдык. Шул ук вакытта “Экология в школе” дигән журнал чыгара башладык. Хәзер аның исеме үзгәрде: “Экология в школе: до и после”, чөнки журналның материаллары яртысы мәктәпкә, яртысы балалар бакчасына багышланган. Шактый гына материаллар югары белем бирү йортларына да багышланган. Журналның төп максаты – мәктәп программасын экологияләштерү. Һәрбер укытучы үзенең дәресләренә экологик кушымта кертергә тиеш.

Ел саен “Мин табигатьне яратам” (“Я люблю природу”) дигән альманах чыгарабыз. Ул балалар иҗат иткән экологик язмалардан, әкиятләрдән, рәсемнәрдән тора.

Римзил Вәли. Бу бик мөһим, изге эш башкаларга барып җитәме соң? Әллә башка өлкәләрдә, Оренбурда, Томскида, Самарда үзләре шундый журналлар чыгарамы?

Илшат Бакиров. Тираж 300дән артмый. Быел газетка 605 кеше язылган. Мин күбесе, 90%ы әлмәтләр дип уйлыйм. Безнең газетларны саткан кешегә мең генә экземплярны таратса да, миллионга якын акча эшләргә була.

Римзил Вәли. Басмаларны чыгару өчен акчаны сезгә кем бирә?

Илшат Бакиров. Әлмәт район табигать саклау иҗтимагый оешмасын төзедек. Һәрбер мәктәп бу оешмага керде, һәрбер укучы бала аена бер сум акча түли, взнос. Әнә шул акчалардан без шушы журналларны бастырабыз. Җитмәгәненә үземнең хезмәт хакы да китә. Шушы журналны чыгарырга мөмкин булсын өчен мин бит ”Татнефть”тә эшлим.

Римзил Вәли. Шулай итеп, табигатьне саклау өлешендә дә гражданлык җәмгыяте элементлары кирәк була икән. Дәүләтләр, рәсми структуралар, индустрия – алар үз өлешендә бара. Халык белән эшләү, шул халык яшәгән табигатне яклау, аны кадерләп яшәү хәзергә ятимрәк. Шундый тәэсир калмыймы?

Илшат Бакиров
Илшат Бакиров. “Экология по остаточному принципу” диләр бит. Коммунистлар вакытында алай ук түгел иде. Бүген коточкыч хәл. Ул вакытта табигатне саклау буенча министрлык бар иде. Хәзер табигать байлыклары министрлыгына буйсындырдылар.

Римзил Вәли. Нефть тапкан Әлмәттә дегете кенә калды, табигатьне боздык, эчәр су бетте, дип ишеткәнем бар.

Илшат Бакиров. 1986 елга әйләнә-тирәдә бернинди җәнлек тә калмаган иде. 1986 елдан алып җиң сызганып чистарту эшләре башланды.

Римзил Вәли. Димәк, балыксыз, бакасыз, сазлыклар тирәсендә яши башладык.

Илшат Бакиров. Әйе. Димәк, булдыра алабыз икән. Табигатьнең матурлыкларын кайтара алабыз. Хәзер зур пычратулар мөмкин түгел.

Римзил Вәли. Хәзер нефтьчеләр фонд төзеп, чаралар күрә башлаган.

Илшат Бакиров. Әйе, 1992-1993 елларда Татарстанда “Экологический фонд” дигән оешма төзелде. Бөтен Русия белгечләре, фонд җитәкчеләре безгә килеп пычратулар өчен акча җыю ысулларын өйрәнделәр.

Римзил Вәли. Димәк, нефтьчеләрдән, яки башка оешмалардан бер фондка акча җыя башладылар.

Илшат Бакиров.
Әйе, шулай. Тәртип салынгач, шундый схемага килдек. Пычранган җирдән (Әлмәттән) 40% Әлмәткә кала, 40% - Казанга, 20% - Мәскәүгә. Әбиләр-бабайлар, балалар начар һаваны сулап, пычрак суларны эчеп, алар күргән зыянга без акча җыя идек. Ә ул акча Казанга, Мәскәүгә китә иде. Ә хәзер имеш бу акчалар укытучыларның хезмәт хакын арттыруга юнәлгән.

Римзил Вәли.
Кайчаннан китте инде бу хәл?

Илшат Бакиров. Баштан ук.

Римзил Вәли. Бу карар Мәскәүдән, әллә Татарстан Дәүләт шурасыннан киләме?

Илшат Бакиров. Моны бергә хәл иттеләр.

Римзил Вәли. Бу схема бөтен Русиядәме, Татарстанда гынамы?

Илшат Бакиров. Бөтен Русиядә. Экологический фонд дигән нәрсә бетте, ә акчасы калды. Акчаны алып калалар, ә финансирование дигән нәрсә онытылып калды. Без җыелган акчаларга котельныйларны мазуттан газга күчерә идек. Акчага хуҗа табыла инде. Экофонд акчасына да табылды. Кайда китә икәнен белмим.

Римзил Вәли. Татарстан күләмендә зур акчамы?

Илшат Бакиров. Хәзер белмим. Элек белә идем, ләкин ул вакыттан соң каты үзгәрешләр булды. Ул вакыттагы миллионнарны хәзерге миллионнар белән чагыштырып булмый. Шактый акча. Чамалап әйтсәм, дорожный фонд күпме җыя, экофонд шуны җыя иде.

Римзил Вәли. Владимир Путин килгәч, юл фондын бетереп, Мәскәүдә берне генә калдырып, субъектларга бүлеп кайтара башладылар. Мин санап караган идем, регионга җиткәнче ул биш тапкыр кимеп кайта икән.

Илшат Бакиров. Русия президенты үзенең юлламасында мәктәпләр яңача эшләячәк, акыллы мәктәпләр булачак дип бик зур вәгъдәләр бирде. Көтәбез. Бәлки, иҗтимагый оешмаларга да карашлар үзгәрер дип өметләнәбез.

Римзил Вәли. Акыллы мәктәп булгач, әлбәттә, табигатьне саклау һәм җимермәүне өйрәтү булырга тиеш. Ә хәзергә бу эш белән энтузиастлар шөгыльләнә. “Экологическая правда” дигән газет, “Экология мәктәптә” дигән журналны чыгаручы Илшат Бакиров һәм аның кебек башка кешеләр табигатьне сакларга тырышалар. Ә глобаль рәвештә бу эш һаман ятим булып кала.

Бу журналның җитәкчелеге, штатлары кемнәрдән тора?

Илшат Бакиров. Профессорлардан, академиклардан тора. Петербурдан Алексеев, Балыхин, Башкортстаннан Мостафин дигән академик, үзебезнең министр ярдәмчесе Зиннуров, укытучылар да катнаша.

Римзил Вәли. Экология фонды ябылгач, мәктәпләрдә экология дәресләре укытылмаганда да, гражданлык җәмгыяте өчен мөһим бу юнәлешне тартып баручы милләттәшебез күтәргән проблемалар турында сөйләшүне дәвам итәргә иде. Ничек уйлыйсыз, без табигатьне чынлап та саклыйбызмы, дәүләт бу хакта онытмыймы? Мәгариф системасы чын җир улларын тәрбияләргә сәләтлеме? Ахырзаман үз кулларыбыз белән якынайтмас өчен, вәзгыятьне үзгәртү турында бергәләп киңәшик. Языгыз, шалтыратыгыз. Адрес элеккечә: 420012, Казан -12, 155 абонемент тартмасы, ә телефон 5705-245, Казан коды 843.
XS
SM
MD
LG