Accessibility links

Европа парламенты Еврокомиссия мәсьәләсен карады


Европа парламенты бүген Еврокомиссияне төзү мәсьәләсен карады. Европа Берлегенең идарә оешмасы инде көзен төзелергә тиеш иде. Әмма Лиссабон килешүен озак вакыт кабул ителмәү аркасында бу эш хәзергәчә сузылып килде.

Европа комиссиясе 5 елга сайлана. Анда 27 вәкил керә. Комиссия Европа Берлеге өчен канун өлгеләре әзерләү белән шөгыйльләнә.

Европа депутатлары элегрәк Комиссия башлыгы итеп Жозе Мануэль Баррозуны билгеләде.
XS
SM
MD
LG