Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:09

Путин Уфада трансформаторлар җитештерүне башлап җибәрде


Русия премьер-министры Владимир Путин Уфада трансформатор корылышын эшләтеп җибәрүдә катнашты. Ул кабызу төймәсен басты һәм трансформаторлар коелачак электротехник корыч бирелә башлады, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы.

Ширкәт башлыгы төзелешкә 5 миллиард сумнан күбрәк инвестиция кертелүен хәбәр итте, алардан 340 миллион сум социаль өлкәгә кертелгән.

Яңа корылыш 2011 елда тулы күәтенә эшли башларга тиеш.

Дүшәмбе көнне Русия премьер-министры Владимир Путин Уфада заманча технологияләргә багышланган утырыш үткәрде.

XS
SM
MD
LG