Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Януковичны сайлауда уңышка ирешү белән котлады


Русия президенты Дмитрий Медведев Төбәкләр фиркасе башлыгы Виктор Януковичка шалтыратты. Ул аны Украина президенты сайлауларында уңышка ирешү белән котлады, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Украина Үзәк сайлау комиссиясендә тавышларны санау дәвам итте. 99% артык бюллетень каралган. Төбәкләр фиркасе башлыгы Виктор Янукович һаман да премьер-министр Юлия Тимошенкодан якынча 3 ярым процентка алда бара.

Барлык тавышлар саналганнан соң беренче нәтиҗәләр бүген игълан ителергә тиеш.

Юлия Тимошенко көндәшенең җиңүен танымый. Украина мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, сәясәтче бу хакта үзенең блогы утырышында белдергән.
XS
SM
MD
LG