Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:13

Фестиваль “Мадам Баттерфляй”нең яңача “укылышы” белән башланып китте. Хәзер Шаляпин башкарган әсәрләр калмады диярлек дип әйтүчеләр дә бар.

Шаляпин фестивале Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының соңгы премьерасы белән башланып китте. Пуччининың “Мадам Баттерфляй” әсәрен театр сәхнәгә 2009 елда куйды. Европа премьерасы көзен Һаага шәһәрендә узган иде.
Нүрбәк Батулла

Бу әсәр театрның балет биючесе Нурбәк Батулла чыгышы белән башлана. Нурбәк 2007 елдан бирле Җәлил сәхнәсендә.

“Мин әсәрдә Мадам Баттерфляйның үсеп җиткән улын уйныйм. Режиссерның бу әсәргә яңача карашы. Спектакль шушы үсеп җиткән егетнең хыялына, аның искә төшерүләренә нигезләнгән. Әмма нигезендә традицион япон мәдәнияте күрсәтелә. XX гасыр башында булган хәл бит ул.

Ә мин үсеп җиткән егет, америка гаскәрендә хезмәт итеп, гасыр уртасында булган коточкыч хәлдә катнашкан кеше. Хиросима белән Нагасаки шәһәрләрен җир йөзеннән сөртүдә катнашкан пилот мин.

Спектакль минем чыгыштан башланып китә. Мин акылдан язам. Үземнең истәлекләремә чумам һәм әсәр ахырында үз-үземә кул салырга мәҗбүр булам”, ди Нурбәк Батулла.

Әсәрнең геройлары - җырчылар пилотка бөтенләй игътибар итми кебек. Ул әле пәйдә була, әле юкка чыга. Мадам Баттерфляйның улы аларның башкаруын күзәтә. Шаляпин фестиваленә “Мадам Баттерфляй”ның Европа премьерасын башкарган осталар җыелды. Кытайдан Сишенг И, Мәскәү баритоны Андрей Бреус, Мариин театры теноры Әхмәт Агади һәм башкалар.

Театрның опера труппасы җитәкчесе Гүзәл Хәйбуллина “Время и деньги” газетына: “Һәрвакыттагыча Шаляпин фестивале – ул яңа исемнәр”, дип белдерә. Мисал өчен, иң кыйммәт йөри торган драматик сопрано тавыш иясе Младо Худолей аларның берсе. Ул хәзер Кушма Штатларда яши. “Аида”ны җырлар өчен Казанга махсус очып киләчәк.
Зилә Сөнгатуллина

Хәйбуллина сүзләренчә, өр яңа исемнәрдән тыш, чакырылганнар арасында моңа кадәр казаннар яртып тыңлаганнар да булачак. Опера сәнгате серләрен өйрәнү юлын Казанда башлаган Альбина Шаһиморатова әлеге исемлек башында.

Җәлил театры Шаляпин фестивалендә соңгы елларда куелган иң яхшы спектакльләрне күрсәтә. “Риголетто”, “Травиата”, “Борис Годунов”, “Пиковая дама”...

Казан шәһәрендә үтә торган Шаляпин фестиваленең бу 28нчесе инде. “Фестивальләр безнең театрга бик зур мәшһүрлек бирә. Шаляпи исемендәге опера фестивале һәм Нуриев исемендәге классик балет фестивале театрның визит карточкасы булып тора.

Мондагы гади артистларга йолдызлар белән танышу, аларның сәхнәдә ничек эшләвен күрү мөмкинлеге дә, үзенә күрә бер мәктәп тә”, ди Нурбәк Батулла.

Әлеге фестивальгә карашлар бер төрле генә түгел. Милли җаннар “Шагыйрь мәхәббәте” нигә исемлектә түгел дип баш вата. Бу опера да театрның соңгы еллардагы бер уңышы бит, диләр алар.

Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина фестивальдә Шаляпин үзе җырлаган әсәрләр күбрәк булырга тиеш түгел микән дигән карашта.

“Театр Шаляпин репертуарыннан китте. Элек Шаляпин җырлаган спектакльләр күбрәк иде”, ди Сөнгатуллина.

Алессандро Сафина
Гүзәл Хәйбуллина исә опера дөньясының яңа исемнәре, яңа тавышлар фестивальнең максаты дигән иде. Быел чараны йомгаклау гала-концертында Чайковский исемендәге бәйгенең 5 лауреаты катнашачак. Шулай ук итальян музыкасы йолдызы Алессандро Сафина да килергә тиеш. Берничә ел элек Европа сәфәре вакытында Хәйбуллина аның җырлавын радиодан ишеткән булган. Һәм шунда Казанга чакыру теләге туган.

Сафинаның Русиягә беренче сәфәре. Мартта исә Мәскәүдә гастрольләре булачак. Шаляпин фестивале өчен ул Ленский партиясен махсус өйрәнгән. Яңалык дигәннән, йомгаклау да концерт рәвешендә булачак. Монда балет номерлары күрсәтелмәячәк, автор сүзләре дә укылмаячак. Сәхнә түрен оркестр һәм опера йолдызлары алачак.

XS
SM
MD
LG