Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп


Халык санын алганнан соң, кайбер милләтләр арта, ә икенчеләр сан ягыннан кими. Ни өчен?

Римзил Вәли. 2010 елның октябрендә Русиядәге халыкны санаячаклар. Җанисәп алу ун елга бер тапкыр үткәрелсә, соңгы җанисәп 2002 елда булу сәбәпле, бу юлы сигез елдан үтә. Бу хәл Русия тормышында, халыклар тормышында зур вакыйга. Сигез ел эчендә булган үзгәрешләр халыкның саны турында гына түгел, ә сыйфаты турында: аның кайда яшәве, ничә яшьтә булуы, яшәү һәм хезмәт шартлары турында да сөйләячәк.

Җанисәп кәгазьләрендәге бик күп сорауларның җиденчесе: “Сезнең милләтегез нинди?”. Үзенчәлек бар. Бу юлы шушы сорауны сан алучылар беркемгә дә бирмәскә тиеш. Һәркем үз кулы белән язса гына дөрес була.

Шушы матдә үтәлерме? Кешеләр үзләренең милләтен күрсәтерме? Хәзер милләтне паспортта да күрсәтмиләр бит. Кайберәүләр үз милләтен хәтта хәтерләми дә. Күп милләтле гаиләләрдә әти милләте, әни милләте дип баш вату да булачак.

Узган җанисәп вакытында Русия татарлары 36 меңгә генә артты. Бу ярты процент чамасы. Ә башка милләтләр 20, 25, 50 %ка артканнары бар. Ни өчен татарларның саны әкрен үсә? Бу урбанизация, цивилизация нәтиҗәсеме? Әллә кайбер төбәкләрдә бер милләттән икенчегә күчереп, үзгәртеп язуның нәтиҗәсеме? 2010 елда җанисәп вакытында бу ничек хәл ителәчәк?

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюро әгъзалары шушы мәсьәләне тикшерде. Анда конгрессның башкарма комитеты әзерләгән план каралды. Бу планда татарлар яшәгән төбәкләргә сәфәрләр оештыру, концертлар, китаплар, тарихи материаллар тарату һәм һәркемгә үзенең милләтен табарга, исендә тотарга ярдәм итү каралган.

Ринат Закиров
Бу әңгәмәдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәисе Ринат Закиров; Русия татарларының федераль автономиясе шурасы рәисе, Русия Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов; тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков; Ульян татарларының милли-мәдәни мохтариятенең җитәкчесе Фәрит Әюпов; Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе Илфак Ибраһимов һәм башкалар катнашты.

Ринат Закиров. Җиденче пунктта халыкның милләтен күрсәтү каралган. Әлбәттә, милләтен күрсәтү һәркемнең үзеннән тора. Мондый әйбер безне канәгатьләндерми. Ничек инде, татар булган кеше татар милләтеннән ваз кичеп, милләтен күрсәтергә теләмим дип язсын? Моны аның урынына халык санын алучы эшләргә мөмкин. Аларның шундый мөмкинлекләре бар.

Быелгы җанисәптәге бланкларның безнең өчен бер уңай ягы бар. Анысы – туган телне күрсәтү. Туган тел элеккеге халык санын алу вакытында бөтенләй төшереп калдырылган иде.

Безнең төп бурыч – сан алу бланкларын күрсәтеп, аңлатып, халыкка җиткерү. Без махсус план эшләдек. Аның нигезендә конгресс хезмәткәрләре, журналистлар, артистлар һәр төбәккә барып җитәргә тиеш. Бу план регионнарда халык катнашында үтә торган бөтен чараларда да халык санын алу идеологиясен үткәрү эшен башкарырга кирәк дигән фикердән чыгып эшләнгән.

Римзил Вәли. Халыкка интернет үткән. ТНВ телевидениесе барлыгы да сизелә. Татарларның үзаңы ныгыган. Татарларга сез башка милләт дип аңлата башласалар, реакция шунда ук булачак. Бу турыда аз гына хәбәр булса да, форумга язалар. Бу эшкә җитди карарга туры киләчәк.
Римзил Вәли


Узган җанисәптә татарлар 0,5 %ка, башкортлар 25, чеченнар һәм ингушлар 40-50 %ка артты. Степанков “депопуляция наций” дигән терминны куя. Әйе, чуашлар, марилар кими. Мин фараз итә алам, әгәр дә эш шулай ук барса, татарларның саны кимергә мөмкин.

Башкортстан татарларының гомум саны 10-15 %ка кимеде. Бу очракта мин уңай, позитив инициативаларны көчәйтергә тәкъдим итәр идем. Әйдәгез, уртак Сабантуй, классикларның көннәрен үткәрәбез! Башкортстанда татарларның санын киметеп язасы урынга, ике республика һәм татар, башкорт арасында хезмәттәшлекне, дуслыкны киңәйтергә кирәк. Кунакка йөрешергә, сөйләшергә! Шунда күренер кемнең, кайда, ничек яшәве, кайсы милләтнең күпме булуы.

Рәсми оешмалар белән дә бергә сөйләшеп, бу федерализмга да, татар-башкортларга да зыян, Русиянең федерал хакимиятенә чикләнү янарга мөмкин дип әйтергә кирәк. Шушы юнәлештә 12нче пункт “по отдельному плану” дигән. Шулар арасында Башкортстан буенча аерым план кертелде. Позитив, дуслык рухында утырып сөйләшкәндә, мин уйлыйм, бәлки, соңгы айларда нәрсәдер үзгәрер. Әгәр дә үзгәрмәсә, татарларның “депопуляциясе” булачак.

Унсигез ел элек башланган эш соңгы елларда шәбрәк тә киткәндер. Татар конгрессы үзенең татар оешмаларын барлый, татар яшәгән авылларны паспортлаштыру да бара. Бик матур анкеталар бар. Күбесе тутырды да, ә күбесе тутырмагандыр. Бер-ике ай эчендә һәр төбәккә паспорт тутырырга кирәк.

Халык санын алу Русия татарларының милли-мәдәни мохтарияте шурасы өчен дә зур гына сынау булачак. Бу шураның рәисе Илдар Гыйльметдинов думада халык саны мәсьәләләре турында җитди сөйләшүләр оештырырга тели.

Илдар Гыйльметдинов
Илдар Гыйльметдинов. Федерал дәрәҗәдә берничә чара үткәрергә план бар. Парламент тыңлаулары уздырырга кирәк дигән мөрәҗәгать белән чыктым. Тишков институты да, Госкомстат та үзләренең тәкъдимнәрен (рекомендацияләрен) әзерләп ята. Минрегион каршында оештырылган консультатив советта бу мәсьәләне күтәреп чыгу һәм алар белән аңлашу бурычы тора. Апрель аенда бөтен регионнарның милли-мәдәни автономияләрен җыеп, конференция үткәрергә җыенабыз.

Төбәкләрдәге татар матбугат чаралары җанисәп турында матур итеп язып күрсәтә алалар икән, якын арада шушы матбугат чараларына материаль ярдәм күрсәтү турында кагыйдәнамә (положение) әзерләнәчәк.

Дамир Исхаков. Халыкны исәпкә алуда берничә проблем бар. Шуның берсе – бу җанисәпкә инструктив материаллар күрмәдек. Мәсәлән, халыклар исемлеге дигән әйберне күрмәдек. Шуңа күрә бу әйберне парламентта да күтәрергә була. Чөнки элек төзелгән исемлектә кимчелекләр дә бар. Ул исемлектә татарлар 45 өлешкә бүленгән иде.

2002 елда җанисәп үтте, татарлар биш өлешкә генә бүленгән булып чыкты. Калган кырыгын бүген ук бетерергә була. Моны “перепись не подтвердила наличие таких групп” дип аңлаталар.

“Языки народов” дигән кушымтада шулай ук сәер әйберләр бар. “Татарча сөйләшүче башкортлар” (“Башкиры с татарским языком”) дигән төркем төшеп калган иде. Ә Башкортстанда шундый төркем бар икәнен җанисәп гел күрсәтеп килә. Ни өчен аның төшеп калганлыгы да аңлашылмый.
Дамир Исхаков


Җиденче пункт буенча да сораулар бар. Без хәзер Русиядә татар икенче урынны югалтмасын өчен көрәшергә тиеш. Моның өчен без милләтне язарга тиеш.

Римзил Вәли.
Җанисәп вакытында галимнәр, язучылар, артистлар милләттәшләр белән ешрак очраша. Татарстан язучылары да республикада да, башка төбәкләрдә дә милләттәшләр белән очрашырга, хәлне өйрәнеп кайтырга җыена.

Илфак Ибраһимов. Безнең башкарма комитетның үз газетасы булсын иде. Аңа “Үзебезне барлаганда” дигән исем тәкъдим итәм. “Әдип сүзе”, “Галим сүзе”, “Имам сүзе” дигән сәхифәләр дә тәкъдим итәм. Яшьләр рубрикасы да булырга мөмкин.

Римзил Вәли. Әлбәттә, җанисәп вакытында һәр төбәктә яшәгән татарларның санын дөрес итеп билгеләү, аларның яшәешенә игътибар бирү бик мөһим.

Фәрит Әюпов. 2002 елда бездә 11 % татар иде. Өлкәдә ел саен халык 15 %ка кимеп барды. Соңгы елда гына тенденция үзгәрә. Татар халкы 8 ел эчендә ун меңгә артты. Киләсе җанисәп безне бик борчый. Күп кеше милләтне ничек язарга икәнен аңламый. Шуңа күрә халыкның саны кимергә дә мөмкин.

Фәрит Әюпов
Безнең планнар, тәкъдимнәр бик күп. Әгәр без милли идея тирәсендә халыкны берләштермәсәк, чаралар белән генә булмас. Милли идея булса, безгә җиңел булыр иде.

Ринат Закиров. Барыбыз да бердәм булып эшләсәк, милләтебезгә барып җитәчәкбез. Галимнәрне, журналистларны, язучыларны, артистларны – халкыбызның интеллектуаль өлешен бу эшкә җигеп, халык санын дөрес күрсәтү турында уйлыйк. Киләсе җанисәптә бездән куркып торсыннар.

Бүген татар яшьләрендә дә милләткә карата җавапсызлык сизелә. Яшь гаиләләр бер-ике ел эчендә таркала. Нигезендә гаиләне уйламыйча кору тора. Кеше үзенең тамырлары белән бәйләнеп яшәсә генә киләчәктә милләт булып сакланачак.

Римзил Вәли. Шулай итеп, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җанисәпкә әзерлеккә керешә. Шушы чарага дәүләт дәрәҗәсендә дә зур эшләр бара. Татарларның әзерлеге үзенчә булыр. Аларның да мәдәни активлыгы күзәтелер.

Радио, телевидение тапшыруларының эчтәлеге, матбугатта басыла торган мәкаләләрнең эчтәлеге яшь буынга үз милләтен аңларга, тарихын, мәдәниятен белергә ярдәм итәчәк. Чебешләрне көз көне саныйлар, диләр. Киләсе көздә Русиядә татарлар һәм башка милләтләр күпме булачагын белергә вакыт бераз бар кебек. Ләкин эшләнәсе эшләр тагы да күбрәк.

бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG