Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:02

Кадыров хокук яклаучылар белән мәхкәмәләшмәскә булды


Чечня президенты Рамзан Кадыров хокук яклаучылар һәм журналистларга каршы шикаятьләрен кире алды, дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.
Элегрәк президентның әнисе Аймани Кадырова улын хокук яклаучылар Олег Орлов һәм Людмила Алексеева каршы биргән шикаятьләрне кире алырга сораган иде. Чечен гореф-гадәтләре өлкән кешеләргә хөрмәт йөзеннән, алар белән бәхәскә керергә кушмый, дип әйткән булган Аймани Кадырова.

Үткән җәйдә Кадыров хокук яклаучы Олег Орловны мәхкәмәгә биргән иде. Хокук яклаучы Чечня президенты "Мемориал" оешмасы хезмәткәре, журналист Наталья Эстемирова үлеменә бәйле дигән гаепләү ташлады.

Үткән атнада Кадыров Людмила Алексееваны мәхкәмәгә бирде. Ул Чечня президентының тарафдарларын тәнкыйтьләгән булган.

XS
SM
MD
LG