Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция Русиягә “Мистраль” хәрби карабын сата


Франциянең “Мистраль” карабы Петербур портында
Франциянең “Мистраль” карабы Петербур портында
Франциянең “Мистраль” хәрби карабын башкача “боралак көймәсе” дип йөртәләр. 200 метр зурлыктагы бу көймәгә 900ләп гаскәри, 16 боралак, дистәләгән танк сыя. Хәрби белгеч Александр Гольц сүзләренчә, мондый көймә Русия флотына күптән кирәк иде. Чөнки ул диңгез сугышына башкача карарга мөмкинлек бирә.

“Мистраль” карабы электроника ярдәмендә идарә ителә. Аның экипажы ни бары 160 кеше. Чагыштыру өчен: Русиянең очкыч карабларында экипажның саны мең-ярымга җитә.

Франция президенты Николя Саркози бу алыш-бирешне берничә ай сатулашудан соң раслады. Барып чыкса, бу Русия белән НАТО иле арасында шундый зур күләмдә беренче алыш-биреш булачак.

Француз рәсмиләре әйтүенчә, Русия тагын өч шундый көймә алырга теләк белдергән.

Күршеләр борчыла

НАТО иленең Мәскәүгә корал сату хәбәре альянс әгъзаларында һәм Русиянең күрше илләрендә, шул исәптән Грузиядә, борчылу уятты.

Грузия парламентының Европа белән интеграция комитеты рәисе Давид Дарчиашвили, бу мәсьәлә НАТО һәм Европа Берлеге дәрәҗәсендә тикшерелергә тиеш, дип белдерде:

“Бу хәбәр Русиянең күрше илләрендә борчылу уята, төбәкнең тотрыклылыгына, иминлегенә яный. Шуңа күрә ул НАТО һәм Европа Берлеге дәрәҗәсендә тикшерелергә тиеш”

Дарчиашвили фикеренчә, төбәктәге башка илләр дә моңа каршылык белдерәчәк: “Русия кулындагы корал ул башка тыныч илләрдәге шикелле саклану коралы гына түгел. Минемчә, башка илләр дә моңа каршылык белдерәчәк.”

Ноябрь аенда Литва Франциядән бу мәсьәләгә ачыклык кертергә, көймәдәге корал турында мәгълүмат сораган иде.

Франция тынычландыра

Узган ел Русия флоты җитәкчесе, “Мистраль” кебек көймәләр булса, Русия флоты Грузия низагында күпкә нәтиҗәлерәк хәрәкәт иткән булыр иде, диде. Аның сүзләренчә, Русия көймәләре 26 сәгать эшләгән эшне башкарыр өчен француз көймәсенә 40 минут җитә.

Дүшәмбедә Франция саклану министры Эрве Морен Парижда АКШ саклану министры Роберт Гейтс белән очрашты. Бу очрашу вакытында ул Франциянең Европа тотрыклылыгына өлеш кертүе, кайбер илләренең борчуларына карамастан, Русия белән мөнәсәбәтләрне үстерү теләге турында әйтте.

Гейтс бу очрашуда Русия белән Франция арасындагы алыш-биреш мәсьәләсе күтәрелгәнен таныды, “яхшы һәм эчтәлекле сөйләшү” булды дип кенә чикләнде.

Франция 43 ел НАТОдан читтә булганнан соң 2009 елда альянска кабат кушылды.

1966 елда Франциянең ул чактагы президенты Шарль де Голь хәрби берлектә әгъза булып тору Франциянең мөстәкыйльлегенә зыян китерә дип, Франциянең НАТОдан чыгуын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG