Accessibility links

Кайнар хәбәр

Техник җитешсезлекләр Тойотаның абруен тагын да какшата


Тойота тормоз системындагы җитешсезлекләр сәбәпле ярты миллионлап машинаны төзәтү өчен кире чакырта. Тойота Моторс башлыгы Акио Тойода җитешсезлекләр һәм уңайсызлыклар өчен машина хуҗаларыннан гафу үтенә.

Япониянең Тойота машиналары узган гасырның 60-нчы елларыннан ук сыйфатлы һәм ышанычлы булулары белән дан казанды. Тойота Моторс елдан ел үсә, базардан американ машиналарын кысрыклый барып 2008-дә дөньяда машиналар җитештерүче иң зур ширкәткә әверелде. Әмма иң югары ноктасына күтәрелүдән соң ул кисәк упкынга тәгәрәде.

Тойотага чираттагы орымны ярты миллионлап һибрид машиналарын үзгәртү өчен җитештерүчегә кайтару турындагы сишәмбе карары ясады. Бензин белән дә, электр энергиясе белән дә эшләүче Приус шәкелендәге машиналарда тормоз сисмемы иминлегенә бәйле җитешсезлекләрне төзекләндерү зарур.

Аңа кадәр Тойота башка машиналарында моторга ягулык бирү педале эләгеп калу сәбәпле, 8 миллионлап машинаны кире чакыртып алган иде.

Хәзер инде Тойотаны төрле җитешсезлекләр артса да, машиналарны кире чакыртып алырга теләмәүдә гаепләүләр көчәя бара.

Узган 10 елда Кушма Штатларда гына да, төрле шәкелдәге Тойота һәм Лексус машиналарында газ педале эләгеп калу сәбәпле 19 кеше һәлак булды. Тойотаны мәхкамәгә бирү очраклары артканнан арта бара.

Ширкәт башлыгы, Тойотага нигез салучының оныгы Акио Тойода сишәмбе Тойота машиналарына ия булган барлык кешеләрдән гафу үтенде. Тойода башын түбән иеп иминлек һәм сыйфат ягыннан җитешсезлекләргә тирән кызганыч белдерде.

Окио Тойода
“Без ширкәтне коткаручы булган сыйфатка игътибарны икеләтә арттырачакбыз дип һәркемне ышандырырга рөхсәт итегез. Мин бу эшне үзем җитәкләячәкмен һәм ул “генчи генбуцу” кагыйдәсе нигезендә булучак”, - диде Тойода.

Японнарның “генчи генбуцу” кагыйдәсе “үзең барып карау” дигәнне аңлата. Ягъни техник җитешсезлекләрне ачыклау һәм аларны төзәтү эшендә җитәкчеләрнең турыдан-туры катнашуы артачак дип аңларга кирәк.

Тойода шулай ук кулланучылар ышанычын кайтару өчен икенче мөмкинлек бирүне дә сорады.

“Тойотада һәммәбез дә бу мәсьәләне сатучылар һәм тәэмин итүчеләр белән бергәләп чишәчәкбез. Кулланучылар ышанычын кире кайтару өчен без бергәләп кулыбыздан килгәннең барысын да эшләячәкбез”, - диде Тойода.

Ә күптән түгел генә Тойотаның җитәкчеләре какшамас ышаныч белән үз машиналарының дөньяда иң шәп машиналар булуын тәкърарлый иде.

Приуста һәм Тойотаның башка һибрид машиналарында тормоз системының җитешсезлекләре заманча машиналарның компьютер технологияләренә ни кадәр бәйле булуын ачык күрсәтә.

Һибрид машиналар машина туктаганда аның инерция энергиясен аккумуляторларга тупланучы электр энергиясенә әйләндерә. Мондый тормоз сисмемыннан гадәти тормозга күчкәндә берара тормоз сисмемы эшләми тора.

Элегрәк Тойотаның ABS тормоз сисмемында да компьютер програмы җитешсезлекләре булган иде. Ул сисмем соңрак үзгәртелеп төзәтелде.
XS
SM
MD
LG