Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә e-хатны рәсми мәгълүматларга кертергә тәкъдим итәләр


Русия элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Игорь Щеголев электрон почтаны адресын шәхес турындагы рәсми мәгълүматларга кертергә тәкъдим итә. Бу хактагы тәкъдим белән министр хөкүмәт комиссиясе утырышында чыкты.

Җәмгыятьнең заманча үсеше барышында пасспорт саннары, яшәү урыны, почта адрессы белән бергә интернеттагы электрон почта адрессын да шәхес турында рәсми мәгълүматларга кертергә булыр иде, дип әйткән министр.

Мәсәлән, еmail ярдәмендә дәүләт оешмалары Русия ватандашлары белән элемтәдә тора ала, дип саный Щеголев.

Кайбер хокукчылар бу тәкъдимгә шикләнеп карый. Бу яңалыкны Русия кебек илдә кертү авыр булачак һәм кануннарга да өстәмәләр кертергә туры киләчәк, дип әйткән хокук белгече Самвел Караханян.
XS
SM
MD
LG