Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан рәсми вәкилләре Ванкувер Олимипиадасына бара


Казан шәһәр идарәсе вәкилләре Ванкувер Олимпиадасына Казанны һәм 2013 елгы Универсиаданы танытырга бара, шулай ук казанлылар дөнья күләм спорт ярышларын оештыру тәртибен өйрәнергә бара.
Бу хакта Универсиада 2013 идарәсенең җитәкчесе Владимир Леонов сәфәргә китәр алдыннан белдерде.

Татарстаннан 10 рәсми кеше һәм 15 артист юлга чыга. Казанны Русия һәм чит ил мәгълүмат чараларына таныту чарасына Русия рәсми вәкилләре, танылган хокейчылар чакырылган, шулай ук Рус йортында татар эстрадасы йолдызлары да чыгыш ясар дип көтелә.

Казан вәкилләре Универсиада һәм Олимипиада оештыруда катнашкан белгечләр белән сөйләшергә, тәҗрибә тупларга да уйлый.
XS
SM
MD
LG