Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:44

Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музеена куелган Сальвадор Дали эшләре копия булырга мөмкин дип шикләнүчеләр дә бар. Музей җитәкчесе дә, мәдәният министрлыгы вәкиле дә эшләрне күрсәтү өчен бөтен документлар да бар дип белдерә.

Музей мөдире Рузалия Нургалиева әйтүенчә, Русиянең күп кенә музейларында күрсәтелгән күргәзмәне Казанга китергәнче узган елның март аеннан ук сөйләшүләр алып барылган. Әсәрләрнең чынлыгын раслаучы документларны да үз күзләре белән күргән ул. Әлеге сертификатны “Дали дөньясы” дип аталган халыкара фонд биргән.

Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат үзәге башлыгы Руслан Шиһабетдинов та Татарстан музейларында читтән күргәзмәләр оештырылганда беренче чиратта документларның тәртиптә булу-булмавы тикшерелгәнлеген әйтте.

Шиһабетдинов сүзләренчә, Александр Шадринга бу күргәзмәне Русия буйлап йөртергә Русия мәдәният министрлыгы рөхсәт биргән. Әсәрләр Росохранкультурада сертификацияләнгән.

Александр Шадрин үзендәге бөтен эшләрне дә бары тик оригиналлар дип кенә белдерә. Бу аның беренче тапкыр гына Казанга килүе түгел. Русия шәһәрләрендә “Дөнья графикасы шедеврлары” дип аталган күргәзмәсен күрсәткәндә дә бу Пикассо, Хуан Миро, Кондинский каләме түгел дип шикләнүчеләр булган.

Графика шедеврларын да ул бер шарт белән сатып алган. Әгәр күргәзмә башта Парижда күрсәтелсә һәм аны карарга сәнгатьне аңлаучы шәхесләр килсә генә сатып алам дигән булган. Русиягә китерелгәнче “Дөнья графикасы шедеврлары” ЮНЕСКО галереясендә күрсәтелде, ди Шадрин.

Дали эшләренең үзенә бигрәк тә якын икәнлеген әйтә. Аларны сатып алу өчен берничә күчемсез милкен, Шемякин рәсемнәрен, Пикассо эшләрен сатканлыгын да яшерми. “Барыбер муеннан бурычка баттым, әмма үкенмим”, ди Шадрин. Бу эшләрне башкару югалтуларсыз да булмаган.

“Дали дөньясы” фондын әлеге сату-алуның бәясе кызыксындырды. Бик зур сумнар турында сүз барганга алар минем белән сөйләште. Бу сату-алуны алып барган русча белгән менеджерны Дали эшләренең соңгы партиясе чикне чыккач бер сәгатьтән соң эшеннән җибәргәннәр. “Дали дөньясы” фонды үзенең оттырганлыгын аңлаган”, ди Шадрин.

Әлеге вакф белән хәзер хезмәттәшлектә икәнлеген әйтә. Сальвадор Дали эшләрен сатып алган вакытта исә Парижга бер тапкыр гына, бары тик сайлап алу өчен генә, барган булган. “Аннан соң анда белгечләрем эшләде, Дали әсәрләре фондның Париждагы музеенда сатып алынды”, ди Шадрин.

“Мин бит сөйләшүләрне озак алып бардым. Әгәр дә бу эшләрне Бенджамин Левидан (“Дали дөньясы” фонды башлыгы) түгел, ә башка бер галереяда сатып алсам, минем проблемаларым булыр иде. Күпләр эшләрнең оригинал булуына шикләнер иде”, ди Шадрин.

Нәкъ Бенджамин Левидан бу эшләрне алганга Сальвадор Далиның үзеннән алган кебек хис итүен дә әйтә. 2008 елда Русиянең НТВ каналы бу эшләрнең оригинал булуына шик белдереп тикшерү дә үткәргән. Шадрин әйтүенчә, Парижга ук барып җиткәннәр. Музей җитәкчесе белән дә сөйләшкәннәр. Әмма тырнак астыннан кер таба алмаганнар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG