Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:26

Дагыстанда яңа президент расланды. Әлеге тотрыксыз республикада хәл катлаулана бара. Эшсезлек, террорчылык, ыругларның-ыру белән көрәше проблемнарның берничәсе генә. Медведевның президентлыкка намзәт исемен ике атнага соңарып тәкъдим итүе дә хәлнең гади булмавына ишарәли.

Президентлыкка намзәтләр тирәсендә бәхәс инде берничә атна дәвам итте. Чөнки ул 21 гыйнварда ук тәкъдим ителергә тиеш иде. Әмма Русия президенты Дмитрий Медведев аны парламентка 8 февральдә генә җиткерде. Дагыстан халык җыены (парламенты) Русия президенты тәкъдимен бертавыштан хуплады. Бу кайберләрне хәтта аптырашта да калдырды. Мисал өчен журналист Алик Абдулгамидов әйтүенчә, берничә ел элек кенә шул ук депутатлар бу кешегә каршы чыкты.

“Депутатларның битарафлыгы шул кадәр аптырата. 3 ел тирәсе элек алар шулай ук бертавыштан элекке президент Муху Алиев тәкъдиме белән Мөхәммәдсәлам Мөхәммәтовны парламент рәисе вазыйфасыннан төшергән иде. Бүген алар шулай ук бертавыштан аның программасын яклады”, ди ул.

Мөхәммәдсәлам Мөхәммәтовның билгеләнүен күпләр “бабай кайтты” дип атады. Чөнки аның әтисе республиканың элекке президенты булган кеше һәм Дагыстанда аны “Бабай” дип йөрткәннәр. Ул 20 елдан артык республиканың сәяси тормышында мөһим рольне уйнаган.

Җитәкчелектәге бүленеш

Мөхәммәтов – депутат, икътисад фәннәре кандидаты, дәүләт университетының кафедра мөдире.

Әлбәттә, аның билгеләнүе республикада каршылыкларны арттырырга мөмкин. “Время новостей” газетасы күзәтүчесе Иван Сухов сүзләренчә, авар җитәкчеләре президентның алар халкыннан булмаячагына канәгатьсезлек белдерәчәктер. Чөнки Дагыстанда югарыдагы 3 вазыйфа нигездә аварлар, даргиннар һәм кумыклар арасында бүленә.

Проблемнар күп


Республикада төрле халыклар аварлар, даргиннар, кумыклар, лезгиннар яшәве дә төрле каршылыклар тудыра. Чөнки алар арасында сәяси җитәкчелек өчен көрәш бара. Кавказ белгече Сергей Маркедонов әйтүенчә, Дагыстанда төрле бер-берсенә каршы күп ырулар яши һәм Мәскәү нинди генә карар кабул итсә дә, ул каршылыкка очрачыячак.

“Дагыстанда төбәк эчендә генә түгел, ә аның читендә дә борчу тудыра торган проблемнар шул кадәр күп. Бу - җир мәсьәләсе дә, төбәктәге төрле халыклар каршылыгы да, дини вәзгыять тә (ислам сугышчан төркемнәренә керү), бюрократик төркемнәрнең басымы да, Мәскәүдәге дагыстанлыларның җирлеләр белән аңлашылмаучынлыгы да... Болар барысы да республиканы тотрыксызландыру өчен сәбәп булып тора. Федераль җитәкчелеккә өстәмә анда катнашу нәрсәгә кирәктер... Ул аны чынлыкта үзе тудыра һәм котырта. Бу миңа аңлашылмый”, ди ул.

Яңа президент хәлне үзгәртерме?

Төньяк Кавказны алганда, соңгы вакытта күбрәк Чечнядагы кеше хокуклары бозылуы, Ингуштагы төрле һөҗүмнәргә игътибар бирелү сәбәпле, Дагыстан күләгәдә кала бирде. Ә Дагыстандагы соңгы вәзгыять, киресенчә, Русиянең бу төбәгендә хәлнең кискенләшә баруын ачыктан-ачык күрсәтә.

Эшсезлек, коррупция, төрле сугышчан дини төркемнәр барлыкка килүе, бер-бер артлы террор һөҗүмнәре, ыруга каршы ыру көрәше – бу Дагыстанны уратып алган проблемнар. Һәм әйтергә кирәк, төбәктә хәл катлаулана гына бара. Белгечләр моны беренче чиратта икътисади авырлыклар белән бәйли.

2010 ел Дагыстан өчен шактый катлаулы ел булыр төсле. Гәрчә, гади халык яңа президетка яңа өметләр багласа да.

Яңа президент Мөхәммәдсәлам Мөхәммәтов беренче чиратта коррупция, террорчылык, эшсезлек белән көрәшне, федераль үзәктән бәйлелекне киметүне үз максаты итеп куя. Аның сүзләренчә, Дагыстанга модернизация таләп ителә. Һәм бары бу гына аңа көрчектән чыгарга ярдәм итәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG