Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев Болгар һәм Зөяне саклауга багышланган киңәшмә үткәрде


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Казан Кремлендә Болгар һәм Зөя тарихи музей тыюлыкларны саклауга багышланган утырыш үткәрде. Киңәшмәдә Татарстанның мәдәни мирасын саклау проекты тикшерелде.

Болгар шәһәрчеге һәм Зөя утравы һәйкәлләрен торгызу хәзерге һәм киләчәк буын өчен зур әһәмияткә ия, дип белдерде Миңтимер Шәймиев. Татарстан президенты, бу тыюлыкларны торгызуга федераль үзәктән бирелә торган акча җимерелүне туктатырга да җитми, диде.

Татарстан президенты лаеклы ялга чыккач, шушы тарихи тыюлыкларны торгызу белән шөгыльләнергә җыенуын әйткән иде.
XS
SM
MD
LG