Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәмсетдинов: Һәркемгә акча капчыгы кирәк


Марс Шәмсетдинов
Марс Шәмсетдинов

Бүген Татарстанда ике президент бар: берсе китүче, икенчесе килүче. Милли хәрәкәт ветераны Марс Шәмсетдинов Миңнехановны Мәскәүгә тиз генә бирешмәс дип саный. Аның фикеренчә, яңа түрәнең Татарстанны түбәнгә тәгәрәтмәскә, киресенчә, үстерергә бөтен мөмкинлеге бар

Татар җәмәгатьчелеге Татарстанның яңа президенты Рөстәм Миңнеханов алып киләчәк үзгәрешләр турында фаразлый. Татар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе, Казан шәһәре думасының элекке депутаты Марс Шәмсетдинов “Азатлык” радиосының кайбер сорауларына җавап бирде.

Марс әфәнде, Татарстанда президент алмашыну ниндирәк үзгәрешләргә китерәчәк?

Бу сорауга җавап бирү бик җиңел түгел. Җитәчелекне алыштыру халык өчен зур проблема түгел. Ни өчен дигәндә, чөнки халык хакимияттәге үзгәрешләре әллә ни сизми. Кулында зур байлык булучыларга гына Шәймиевнең китүе кыенлык тудыра. Алар хәзер көн саен минем акча капчыгын кире алырлармы, әллә юкмы, миңа байлык эләгерме дип уйлый. Чөнки һәркемгә акча капчыгы кирәк.
Ә Миңнеханов нинди юлдан китәр? Шуны гына әйтәсем килә, аңа өмет бар. Яшь кешенең хакимияткә килүе, бәлки, халыкка демократик юлдан китәргә зуррак мөмкинлек туар.

Рөстәм Миңнеханов милли мәсьәләдә Миңтимер Шәймиев юлын дәвам итәрме? Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне ничек корыр дип уйлыйсыз?

Шәймиев соңгы елларда милли мәсьәлә белән күп уйнады, аннан оста файдаланды. Миңнеханов – саф татар малае. Минемчә, ул политиканствога кермәс. Татарларның мөстәкыйльлеккә барган юлын югалтырга тырышмас.

Татарстанның яңа куелган президенты Мәскәүдән куркырмы, юкмы? Федерал үзәк Миңнехановка басымны ничек куяр?

Бу яктан сүз дә юк, Шәймиев тәҗрибәсе бик югары иде. Ул һәрвакыт һөҗүмнәрне кабул итә белде, русча әйткәндә, “удар умел держать”. Икенче яктан шунысын да онытмаска кирәк, Миңнеханов спорт белән шөгыльләнүче кеше. Ә спорт кешеләрне басымны җиңелрәк кабул итәргә өйрәтә. Бу инде үзенә күрә бер көч. Икътисадны да яхшы белүче кеше. Шуңа күрә Миңнеханов төрле һөҗүмнәрне уйламыйча тота алыр дигән өмет бар. Мәскәү астына тиз генә кереп ятыр дип әйтергә ашыгасы килми.

Сезнеңчә, Миңнеханов тиз генә Мәскәү астына кереп ятмас инде алайса?

Ашыкмасын иде инде.

Хәзер Татарстанда премьер-министр вәкаләтен бетерү турында да сүз алып барыла. Татарстанда президент яки премьер вәкаләтләренең кайсы калдырырлар?

Конституция нигезендә президент башкарма хакимияткә карый. Президент һәм премьер-министр вазифасы бер кулда булырга тиеш. Яңа президентның икътисадны яхшы белүе безнең республикага зыян булмас.

Татарстанга күрше республикаларны кушу турында да сүз булып алды. Татарстанга Ульян, Киров өлкәләрен кушып куймаслармы?

Сәгать поясларын киметү турында Русия президенты да белдерде. Аларны да аңларга була. Безгә Киров, Ульян өлкәләрен кушсалар, Татарстан бик авыр хәлдә калачак. Чөнки икесен дә хәерче дип әйтеп була. Ә Мәскәүгә бу, әлбәттә, ошый. Мәскәү гомумән милләтләр турында уйламый. Патриархлыкка Кирил килгәч, чиркәү дә көчәеп китте.

Марс әфәнде, Татарстанның яңа президентына нинди киңәш-тәкъдимнәрегез бар?

Татарлар арасында акыл ияләре беркайчан да аз булмады. Миңнеханов галимнәр белән элемтәгә кереп, аларны кысмыйча, киресенчә, киңәшләрен тыңлап дөрес юлга чыга ала.
XS
SM
MD
LG