Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:53

Сембер Думасына сайлау үзенчәлекләренә мөнәсәбәтләр төрле


Шәһәр башлыгы һәм Дума депутатлары урынына дәгъва кылган, әмма Сайлау комиссиясе тарафыннан теркәлә алмаган кандидатлар мэрия каршында каршылык чарасы уздырды. Максаты – мэрия бинасында эшләүче Сайлау комиссиясе гамәлләрен фаш итү һәм сайланырга хокуклы булуларын күрсәтү.

Бер урын өчен дистә чамасы кеше көрәшә. Юрганны һәркемнең үз ягына тартуы турында, кандидатларның исемен дә атамыйча, “Симбирский курьер” газеты күзәтү ясаган иде. Исемнәре дә әйтелмәгән виртуаль кандидатлар бу язмада үзләрен таныганнар, күрәсең. Шәһәрнең сайлау комиссиясе газетны мәхкәмәгә биргән. Имеш, газет кемнең заказ биргәнен һәм бу язманы бастырган өчен кем түләгәнен күрсәтмәгән. Шулай да Ленин районы мәхкәмәсе, казый карарын кире кагып, газетны аклауга иреште.

Монысы газетка карата гына. Ә сайлауның үзенә килсәк, шәһәр башлыгы һәм Дума депутатлары урынына дәгъва кылган, әмма Сайлау комиссиясе тарафыннан теркәлә алмаган кандидатлар мэрия каршында каршылык чарасы уздырды. Максаты – мэрия бинасында эшләүче Сайлау комиссиясе гамәлләрен фаш итү һәм сайланырга хокуклы булуларын күрсәтү. Сайлану буенча конституция биргән хокукларны тупас бозганнары өчен, пикетчылар үз хокукларын яклауда, хәтта Страсбург мәхкәмәсенә кадәр барып җитәргә өметләнәләр.

Алар арасында мэр урынына дәгъвалаучы кандидат та бар - РНДСның төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Александр Брагин. Ул теркәлү өчен 2 мәртәбә үз тарафдарлары имзаларын тапшырган, әмма теркәлә алмаган. Пикетка аның тарафдарлары да җыелганнар иде. Шигарьләре дә гадәти оппозицион рухта: “Избирком – в отставку!”, “Соблюдайте Конституцию!”, “За честные выборы!”, “Медведев за модернизацию!”, “Вадим Андреев, на двух стульях сидеть не жестко?!”

Соңгысы Миронов фиркасе әгъзасына юнәлтелгән. Миронов фиркасенең “асылын” күрсәтүче, диделәр. Ә менә төп оппонент, барыбер, “Бердәм Русия” фиркасе. Шуңа да, шигарьләрнең иң үткене “ЕДРО – В ПОМОЙНОЕ ВЕДРО” дигәнедер. Тагын шул ук фиркагә багышланганы шәһәр сайлау комиссиясен фаш итә: “УГИК за ЕР, УГИК – имей совесть!”

Оппозиция җитәкчеләреннән берсе Евгений Топорковның сайлау алды кампаниясе турындагы фикерләре менә ниндирәк:

"Оешмалар тарафыннан түгел, ә бары тик үзләрен үзләре тәкъдим иткәннәрнең күбесе теркәлмәгәннәр дә. Ә сәбәпләр табыла инде ул: шапка дип аталган кереш сүзе дөрес түгел, ике сүз кыстырылмаган, фамилия ассызыкланган һәм башка шундый вак-төяк. Кыскасы, КПСС вакытындагыча: бернәрсә дә үзгәрмәде. Хәзер аларны да читкә этәрү – гадәти күренеш. Бу аерым бер фирка ЕДРОның ачыктан-ачык позициясе генә", ди ул.

Хокук яклаучылар оешмасы әгъзасы Мөнир Насыйров исә мондый фикердә:

“Мин шуңа аптырыйм: бу илдә нинди генә фирка җитәкчелеккә ирешмәсен, барыбер диктатура килеп чыга. КПСС вакытында коммунистларның авызлыклы йөгәне булса, хәзер – "Бердәм Русия"неке. Совет хакимияте дигәне үзе үк хакимиятнең халык кулында булуы турында шапырыну гына иде. Имеш, Советларда бары тик халык вәкилләре – коммунистлар иде. Бары тик сүз уены гына, икейөзлелек кенә. Шөкер, үзем гомерем буе бернинди фиркагә дә кермәдем, чөнки алар барысы да кемнеңдер кулындагы уенчыклар гына”.

Мондый сүзләр Русия киңлекләрендә “демократия” дигән төшенчәнең беркайчан да үз мәгънәсенә туры килмәгәнен һәм килмәячәген дә күрсәтә аладыр.

XS
SM
MD
LG