Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда Gmailга кереп булмый


Американ интернет ширкәте Google Иранда электрон хат хезмәте тәкъдим иткән Gmailны куллануда проблемалар булуын белдерде. Googlеның бу хезмәте Иран хакимиятенең оппозиция хәрәкәтләрен бастырыр өчен туктатылуы уйланыла.

Googlе төркеменең рәсми белдерүендә, проблеманың аларда булмавы әйтелә. Американың Wall Street Journal газеты Иран хакимиятенең моны оппозициягә карата басымны арттыру өчен махсус эшләнүен белдерде.


АКШ тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Филип Кроули дә, Тәһран режимын ватандашлар иреклеген тоткарлауда гаепләде.

Wall Street Journal газеты, Иранда милли электрон хат хезмәте куллану кирәклеге турында яңа карар кабул ителүен хәбәр итте.


Әлеге карар турында сөйләгән бер Иран рәсмие, интернет технологияләрне үстерү һәм халык белән хакимият арасында ышанычны арту максатында кабул ителүен белдергән.

XS
SM
MD
LG