Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иран теләсә 12 айда атом бомбасы ясый алырлык көчтә"


Русия фәннәр академиясе белгече Владимир Евсеев Иранның үз-үзен карый алырлык көчкә ия булуын, икътисади чикләүләр аның атом тырышлыкларын туктата аламaячагын әйтте.


"Эхо Москвы" радиосына әңгәмә биргән Евсеев: "Иран үзен-үзе канәгатьләндерә алган ил. Әгәр ул атом бомбасы җитештерергә карар кылса, ул аны чикләүләрдән курыкмый дәвам иттерә алыр", дип әйтте. Атом коралы җитештерү өчен уранны 80%ка баету җитәрлек булачагын алга сөргән белгеч, Иранның ул дәрәҗәгә бер елдан ирешә алачагын әйтте.


Белгеч шулай ук, Иранның Халыкара Атом энергия идарәсе белән мөнәсәбәтләре дәвам иткән арада, илнең бу ниятен яшерүе мөмкин булмаячагын әйтә. "Атом програмының" Иран өчен бер горур мәсьәләсенә әверелүенә басым ясаган белгеч: "Иран хакимиятенең шул исәптән атом идарәсе белән бәйләнешне өзә ала", дип кисәтте.

XS
SM
MD
LG