Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:09

Ике президентлы Татарстанның сәяси тормышында бу көннәрдә мөһим вакыйгалар булмаса да, “һава торышы” кайнар әле. Гамәлдәге президент Миңтимер Шәймиев һәм 25 марттан соң эшкә керешәчәк яңа президент Рөстәм Миңнехановның һәр адымы кызыксыну уята.

Рәсми матбугатта төрле чаралар гадәттәгечә яктыртылып барса, бәйсез мәгълүмат чаралары, мөстәкыйль аналитиклар берсеннән-берсе хикмәтле фаразлар ясый, аңлатмалар бирә.

Мәсәлән, 11 февральдә чыккан газетлар Миңтимер Шәймиевнең Казан Кирмәнендә Болгар музей-тыюлыгын, Зөя утравын тергезү турында киңәшмә үткәрүен хәбәр итә.

Шәймиев бу киңәшмәләргә төрле министрлык вәкилләрен, район һәм шәһәр башлыкларын чакырган. Димәк, бу эш белән иҗтимагый фонд шөгыльләнә диелсә дә, тарихи һәйкәлләрне тергезү дәүләт дәрәҗәсендә һәм дәүләт хисабына алып барылачак. Миңтимер Шәймиев бу мәсьәләне Русия премьер-министры Владимир Путин белән тикшергән.

Путин федераль министрлыкларга бу эшне башларга да кушкан. Хәзер инде Татарстан хакимияте һәм җәмәгатьчелек җиң сызганып эшкә тотына.

Быелдан башлап, Болгарга да, Зөягә дә 400әр миллион сум акча бүленергә тиеш. Проект, сметалар төзү өчен вакытның бөтенләй булмавын, мондый эшләрнең бер-ике елдан башланырга тиешлеген әйтергә кирәк. Шуңа карамастан, проект та, смета эшләре дә җәелдереләчәк.

Бәйсез басмалар гамәлдәге президентның соңгы адымнарын шәрехләгәндә, аның “хакимияттә озак утырдым”, “хакимиятнең ныклы һәм зәхмәтле түгәрәге” дип еш кабатлавына игътибар итә.

“Звезда Поволжья” газетының соңгы санында Рәшит Әхмәтов Шәймиевнең вәкаләтләрен тапшыру алдыннан кабатлаган гыйбарәләре белән бәхәскә керә: “Аның “тоткарлануы” халыкка бары тик файдага булды һәм бу гыйбарә Шәймиевнең көтелмәгән китүеннән ниндидер бер шок хәлендә калуы, вәзгыятьне объектив бәяләү системасыннан җиңелчә генә тайпылуы турында сөйли. Мин аңа бу гыйбарәне башка кабатламаска киңәш итәр идем,” ди ул.


“Ул хакимияттә булуны “бер зәхмәтле әйләнә” дип бәяләгән иде. Минемчә, бу хата”. Рәшит Әхмәтов бу гыйбарәнең феодализмга гимн булуын, хакимимятнең ныклы да, котылгысыз кыен да түгеллеген әйтә. “Аны ныклы һәм зәхмәтле итмәс өчен эшләргә кирәк. Шәймиев бу гыйбарәдә бәрелеп торган каршылыкны сизми кебек. Әгәр хакимият бозык икән, ул ныклы була алмый. Бу ике төшенчәне берләштерү мөмкин түгел. Шәймиев хәзерге шартларда мөмкин кадәр гадел идарә итәргә тырышты”, ди.

Бу “зәхмәтле әйләнә” турында кайчандыр Казан шурасы депутаты булган, аннан соң да депутатлыкка дәгъва итеп, була алмый калган Әхмәтовка караганда, 45 ел җитәкчелек эшендә, шуның соңгы 20 елын президент буларак зур сәясәттә уздырган Шәймиев күбрәк беләдер.

Шушы ук газеттада Яна Амелина Шәймиевнең яңа срокка калмавын аның “аеруча мөстәкыйльлеккә омтылучы төбәкләрдә булырга тиешле башлыкларның федераль үзәк таләпләренә туры килмәве” белән аңлата. Ул таләпләрдә иң мөһиме – идарә ителүчәнлек, гамәлләрен алдан билгеләү мөмкин булучанлык, бәйлелек һәм “милли” проблемаларга күз йомып карау икән.

“Шулай итеп, дип яза Яна Амелина, Миңтимер Шәймиев Татарстан җитәкчелеге эшчәнлегеннән китмәде, бары тик үзенең варисын Мәскәү кирмәне аша “үткәрү” өчен генә урын бирде, дигән сүзләр акланмый. Әле берәүнең дә исән-сау эшләп торучы президент янында соры кардинал ролен уйный алганы юк”.

“Шәймиевнең президент вазыйфасыннан киткәннән соң, Болгар һәм Зөя утравы музей-тыюлыкларын тергезүгә алынуы очраклы түгел, ди Яна Амелина. Шәймиевнең көрәштәше Рафаэль Хәкимов та, Кирмәндәге кабинетыннан киткәч, Бөтенрусия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятен җитәкләгән иде. Исемнәре Татарстан мөстәкыйльлегенең чәчәк атуы белән бәйле ике сәясәтче дә мәңгелеккә игътибар итәргә ниятли, ахры”. Шулай итеп, якын киләчәктә җәмәгатьчелекнең төп игътибары Универсиададан Болгар тыюлыгына күчәр, мөгаен.

“Федераль хакимият вертикале ныгый башлаганнан соң, Мәскәү белән элекке кебек мөнәсәбәтләр булмаячагын, Татарстан белән ун ел элек төзелгән Шартнамәнең милли горурлык уятучы матур кәгазь генә булып калуын” да әйтә Амелина. “Казан мөстәкыйльлек өчен элекке сәяси көчен югалтты, икътисади яктан да хәлләр шатланырлык түгел. Быел республика казнасы 20 процент дефицит белән кабул ителде, дәүләткә бурыч 63 процентка үсте. Татарстан торган саен тавыш-тын чыгармый гына яши”.

Шул ук вакытта Миңнехановның Татарстан президенты булып нинди шартларда калуын Шәймиев тә яхшы аңлый. “Тавышы да ачылыр, иң мөһиме: туган җирен ярату, аның күпмилләтле халкына хезмәт итүеңне аңлау булсын. Ә ул аңлау бар”, диде иде ул һәм Миңнехановка “Республиканың йөзен сакларга” дигән нәсыйхәт әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG