Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран инкыйлабы ни китерде?


Иран ислам инкыйлабының 31 еллыгын билгели. Белгечләр фикеренчә, Иран ислам республикасы хәленнән дини хәрби диктатурага әйләнә бара. 12 июньдә узган бәхәсле президент сайлавы һәм аннан соңгы чуалышлар да моңа дәлил булып тора.

1979 елда Шах режимы басымнарына каршы торган Иран халкы яңа Ислам инкыйлабы хәрәкәтен бергәләп яклады. Инкыйлаб башлыклары халыкка булган басымны бетереп, демократия һәм ирек китерү турында вәгъдәләр бирде. Әлеге вәгъдәләр дин тотучылар белән сул канатны берләштерә алды.

Нәкъ 31 ел элек, 11 февральдә Ислам инкыйлабы игълан ителгәндә Тәһран урамнарында халык Шах режимы җимерелүен бәйрәм итте. Тик халык инкыйлаб башлыклары биргән дулкынландыргыч вәгъдәләрдән кала, яңа идарә турында бик аз нәрсә белә иде. Алар ирек булачагына ышанды.

Инкыйлабны җитәкләгән рухи башлык Аятулла Хөмәйни яңа Иран ислам җөмһүриятен игълан итте. Хөмәйни илдә көч куллануга урын булмаячагын әйтеп, халыкны үзе янына җыя алды.

Ул ясаган чыгышында "Ислам җөмһүриятендә диктаторлык була алмый, ул гаделлеккә нигезләнгән" дип белдерде.

Хәзер Иранда ирек бирергә вәгъдә иткән инкыйлабка 31 ел тулды. Ираннарның күпчелек өлеше, хәтта инкыйлабның элекке хезмәткәрләре дә аның хата булуын таный башлады.

Халыкның түземлеге бетте

Былтыр инкыйлабның 30 еллыгы зур чаралар белән билгеләнгәндә, киләсе айларда булачак президент сайлавы оппозицияне бераз булса да тынычландыра алган иде. Алар һаман да илдә нинди дә булса үзгәреш булуына өметләнде. Ләкин Әхмәдиниҗатның яңадан сайлануы халыкның түземлеген бетерде.

Халык сайлауга каршылык белдереп, протест чаралары башлады. Белгечләр әлеге протест чаралары Иранда хәзергәчә күрелгән хакимияткә каршы булган иң көчле реакция буларак атады. Хакимият исә нәкъ инкыйлаб төзелгән чакта Рухи башлык сүзләренә каршы килеп, бу протест чараларын "көч" белән бастырды. Күп кешене кулга алды, ә кайберләрен инкыйлаб дошманы дип атап үлемгә хөкем итте.

Ләкин оппозициядәге Яшелләр хәрәкәте хөкүмәт басымына карамыйча, хәзер һәр форсаттан файдаланып каршылык чараларын дәвам итә.

Яшелләр хәрәкәте башлыгы Мир Хөсәен Мусави, 1979 елдагы инкыйлаб куйган максатларның гамәлгә ашмавын, киресенчә көч куллану һәм диктаторлыкның тамыр җәювен әйтте.

Шах режимы һәм Ислам җөмһүрияте

3 дистә ел элек Шах режимына каршы торган сөргендәге журналист Нушабә Амири, Шах вакыты белән чагыштырган халыкның күбрәк басымга дучар булуын әйтә: "Бүгенге хакимият басымын Шах вакыты белән чагыштырганда, хәзер басымның күбрәк булуын күрәбез. Ул вакытта без Шах гаскәрен генә гаепли идек. Ләкин хәзер кулга алу, газаплау, көч куллану очракларын Шах вакыты белән дә чагыштырып булмый", ди ул.

Басиҗ төркеме, ягъни яшьләрдән торган хакимият яклы сәяси төркем
Ә Станфорд университетында Иран белгече Габбас Милани, соңгы 7 айда булган вакыйгалар, инкыйлаб режимының күбрәк хәрби көчкә нигезләнүен күрсәтте, ди.

"Сайлаудан соң, инкыйлаб сакчылары һәм басиҗның көче артуын күзәтәбез. Режимның хәрби көчкә ихтыяҗы арта бара. Шул ук вакытта Тәһран режимында кануни нигезе кими бара", ди ул.

Хәзер Яшелләр хәрәкәте тарафдарлары Иранда яңа бер инкыйлабка әзер түгел. Алар илдә гадел сайлау, җаваплы хакимият һәм сүз иреклеге булуын, кулга алынган сәясәтчеләрнең иреккә чыгарылуын таләп итә.

XS
SM
MD
LG