Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада яңа президент: демократиягә зыян килмәсме?


Беренче карашка, Мәскәү тарафлы Виктор Януковичның сайлауда җиңүе совет заманыннан соң дистә елда ирешелгән демократик үсешкә киртә кую дип кабул ителә. Белгечләр исә ирешелгән уңышларны юк итү алай җиңел түгел дигән фикердә.

Яңа сайланган Украина президенты Янукович “әфлисун инкыйлабына” каршы торган кеше. 2004 елгы сайлау вакытында Кремль тарафыннан яклаган намзәт, ул чактагы премьер-министр Виктор Янукович икенче тур нәтиҗәсендә җиңүче дип игълан ителгән иде. Әмма хәрәмләшүләр булуны әйтеп, халык урамнарга чыкты һәм янә сайлау уздыруны таләп итте. Нәтиҗәдә Виктор Ющенко президент булды.

Русиядә оппозициясе башлыгы Борис Немцов сүзләренчә, без Украинада сайлау системасының барышына көнләшеп кенә карый алабыз.

“Андагы сүз ирегенә дә көнләшәбез. Сайлау да зур хәрәмләшүләрсез оештырылды. Бу Украинаның зур уңышы”, ди ул.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының парламент ассамблеясы президенты Жоао Соареш Украинадагы сайлауны “демократик сайлауның төп үрнәге” дип белдерде.

Урын түгел, кеше бизи

Виктор Ющенко
17 гыйнварда сайлауда бишенче урынны алуга карамастан, күпләр Ющенконы үзенең хакимияттәге урынына караганда, демократик кыйммәтләргә өстенлек бирүен мактап уза.

Минскидагы сәясәт белгече Андрей Федерау сүзләренчә, сайлау нәтиҗәләре Украинада фикер төрлелеге хөкем сөрүен күрсәтә. Һәм идарә Беларус яки Русиядәге кебек берничә кеше кулында гына богауланмаган.

Тифлистагы сәясәт белгече Сосо Цискаришвили әйтүенчә, Украина сайлау уздыру юнәлешендә күпләргә яхшы үрнәк күрсәтте. Һәм моны демократик юнәлештән тайпылган Грузия президенты Михаил Саакашвилига да истә тотарга кирәк.

“Минем уйлавымча, Ющенко үзенең сәяси дәрәҗәдә уңышсызлыкларына карамастан, демократия үсешендә һәм аеруча да сайлау системасы өлкәсендә, Украина да гына түгел, ә бөтен советлар берлегеннән соңгы заман тарихында уңай эз калдырды”, ди ул.

Үзгәртү җиңел түгел

Украина шундый үрнәк сайлау уздырып, үзләрендә демократия барлыгын күрсәтте. Янукович идарәсендә бу үзгәрмәсме?

Бакыдагы милли һәм халыкара тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Ләйлә Алиева фикеренчә, Украинада хәлне “кире бору” инде мөмкин түгел.

“Минем уйлавымча, күчеш чорындагы 20 елга якын вакыт юкка узмады һәм демократик институтлар үсеше бик тиз барды. Башка илләрдән аермалы буларак анда беркайчан да тулысынча ирекне кысу булмады. Һәм моны эшләү киләчәктә дә авыр булачак. Януковичның миңа калса моңа мөмкинлеге дә булмаячак”, ди ул.

Үрнәк сайлау

Украинадагы демократик сайлау башка совет берлегенә кергән элекке илләргә үрнәк булырмы? Мисал өчен шул ук Беларуста, Әрмәнстанда?

Кушма Штатларның Украинадагы элекке илчесе, хәзер Вашингтондагы Брукинг институты фәнни хезмәткәре Стивен Пайфер сүзләренчә, бу советлар таркалганнан соң, без күрергә теләгән демократик сайлаулар.

Хәзер инде төп игътибар Грузиягә юнәлә. Май аенда анда җирле сайлаулар узачак. Бу исә 2013 елны үткәреләчәк президент сайлавына төп әзерлек чарасы кебек кабул ителә. Күпләр инде хәзердән үк Саакашвили президент урынына үзенә якын кешене калдырырга зур тырышлык куя дип тәнкыйтьләп чыкты.

Белгечләр Украинаның Мәскәүгә карата яңа тышкы сәясәте барлыкка килүен фаразлый. Илнең НАТОга керүен мөгаен кичектерелер дигән фаразлар да бар. Әмма Пайфер әйтүенчә, Украина юнәлешен тулысынча үзгәртеп кире Мәскәү ягына борылыр дип уйлаган кешеләрнең ахыр чиктә өметләре акланмас.

“Бу ике ил арасында киеренкелек азрак булачак. Әмма украин элитасының һәм халыкны да күпчелеге әле дә Украинаны Европаның бер өлеше итеп күрергә тели”, ди ул.
XS
SM
MD
LG