Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин КамАЗга дәүләт ярдәме вәгъдә итә


Путин КамАЗ-Мастер такымы вәкилләре белән очраша
Путин КамАЗ-Мастер такымы вәкилләре белән очраша

Русия премьер-министры Владимир Путин Чаллыга булган сәфәрендә КамАЗ-Мастер такымы вәкилләре белән очрашты. Аннан соң КамАЗ ширкәте эшләренә тукталды.

Билгеле булганча, әлеге такым соңгы Дакарда җиңде һәм бу 9нчы җиңү иде. Бу узышларның соңгы кисемтәсендә Наил Баһаветдинов беренче килде. Туган көне уңае белән премьер-министр Наил әфәндене котлады. Аннан соң КамАЗ ширкәте эшләренә тукталды.

Русия хөкүмәте дәүләт хәҗәтләре өчен товар сатып алырга тели. Путин шушы уңайдан килешү төзергә нияте барлыгын әйтте. Шулай ук Русиянең эре автомобиль ширкәте булган КамАЗга дәүләт ярдәме күрсәтү турында да белдерү ясады. Премьер әйтүенчә, ярдәм күп катлы булачак.

Путин һәм Шәймиев “Соллерс” ширкәтендә
Дәүләт ярдәме дәүләт гаранты сыйфатында 4,6 миллиард сум булачак. 10 миллиард сумлык килешүгә имза куелган. Путин әйтүенчә, ярдәм моның белән генә бетмәячәк, муниципаль ихтыяҗлар сатып алу тармакның башка ширкәтләренә дә ярдәм булачак. Нинди ширкәтләр, аерып әйтелмәде.

Владимир Путин Чаллының “Соллерс” ширкәтендә дә булды. Биредә “Фиат” һәм “Соллерс” компанияләре автомобильләр төзү буенча уртак ширкәт булдыру турында меморандумны имзаладылар. “Соллерс” генералы Вадим Швецов һәм “Фиат” башкаручы директоры Серджио Маркионне меморандумга имза салганны Владимир Путин күзәтеп торды.

Әлеге уртак ширкәт елына 500 мең машина җыярга фаразлый. Бу күрсәткечкә 2016 елда ирешергә исәплиләр. Ясалган машинаның 10% чамасы чит илгә сатылыр, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG