Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:45

Татар халкының сөекле кызы, мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева быел декабрь аенда үзенең 90 яшьлек юбилеен билгели. Ул әле дә халык арасында, төрле мәдәни чараларда катнаша, хәтта “Рамазан” җәмгыяте ел саен теплоходта Казанга оештырган сәяхәтләргә дә бара.

Быел үзенең күркәм юбилеен да Фәридә ханым кул кушырып каршыламый. Үзенең тормыш юлы һәм иҗаты хакында китап нәшер итәргә әзерли ул. Аның хакында әле киләчәктә башкалар да китаплар язар. Фәридә апа белән ара-тирә очрашып, аның милли сәнгатебез хакында уй-фикерләрен белешеп торабыз. Бу юлы “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәсендә Фәридә апа авыр бала чагы турында да, иҗатка ничек итеп килүе хакында да, сәнгать мәйданында кемнәр белән дус-иҗатташ булуы турында да истәлекләре белән уртаклашты.

Фәридә апа татар морзалары, затлы-зыялы Кудашевлар нәсел-нәсәбеннән. Шуңа да аның бар булмышында, иҗатында чын зыялык та, халыкчанлык, миллилек тә бар. “Ата-бабаларыбыз морзалардан булуын белеп үссәк тә, элек аны күрсәтү ярамый иде”, ди Фәридә апа.

"Үзеңнең зыялылардан булуыңны, асылзатлардан чыгуыңны әйтү ярамый иде, куркыныч иде. Хәзер генә мода китте ул морзалык белән мактану, гәрчә кайбер шундый атама белән мактанучылар бу дәрәҗәгә бөтенләй дә туры килмәсәләр дә. Мин шуны хәтерлим – гаиләләребездә тәрбия бик күркәм иде. Безнең Келәш авылы – данлыклы татар авылы, укымышлы кешеләре дә күп иде. Күп атаклы шәхесләр чыкты бездән – Сәйфи Кудаш – минем әтиемнең энесе, Мостай Кәрим һәм башка күренекле затлар чыкты безнең авылдан.

Мин үзем кечкенә чактан бик юаш, сабыр, тыныч идем. Ләкин шул ук вакытта шуклыгым да була иде. Башымның тишелмәгән чагы булмый иде кайчагында. Шулай да тыңлаучан, тәртипле бала булдым. Әнием мине “акыллы кызым” дип, гел аркамнан сөеп-яратып кына тора иде. Әнием бик тә зирәк хатын иде. 3 еллык мәдрәсәдә белем алган. Аннан соң үзлегеннән әллә күпме китап укый иде. Аларны күренеп торган җиргә куя иде. Миңа “син дә укы” дип әйтми, ә күренгән урынга гына куя. Мин инде аңлый идем. Алып укый идем. Күбрәк балалар китаплары укыдым. Үземнең әтинең энесе – Сәйфи Кудашның китапларын да укый идем ул чакта ук.

Мәктәпкә укырга төшәр алдыннан, мин Келәштән Уфага Сәйфи абыйларга килдем һәм аның кызы Сөембикә белән бер ел балалар бакчасының әзерлек бүлегенә йөрдек. Шунда да Сөембикә белән бик күп китаплар укыдык. Ә бит безгә 6-7 яшь чаклар гына. Укырга сәләтебез бик көчле иде.

Безнең әтиләр гаиләдә 11 малай булган, бер кыз, ләкин ул кыз кечкенә чагында ук үлгән. 11 малай бер-берсенә ярдәмләшеп үскәннәр. Әтиләре 40 яшьтә генә үлеп китә һәм 11 малайны әниләре карап үстерә, күз алдыгызга китерегез, ничек бу хәтле йөкне тартып була! Малайлар үсә-үсә үзләре дә, әлбәттә, йорт-курада кул арасына керә. Шунысы хөрмәткә лаек – яшәргә ничек кенә кыен булмасын, 11 малайның барысы да диярлек музыкага, җыр-моңга тартылалар иде, сәләтлеләр иде. Гармунда, мандолинада бик матур уйныйлар иде. Бигрәк тә Әхияретдин абыйның моңлы җырлаулары һәм музыка коралларында өздереп уйнаулары истә калган.

Фәридә Кудашева кызы Ралина белән
Фәридә апа, димәк җыр-моңга сәләт Сезгә дә алардан күчкән, каннан килә бу талант.

Мин дә шулай дип уйлыйм. Чөнки кечкенәдән үк җырлый идем мин. Сеңлем дә матур җырлый иде. Аның белән өйдә сәке янына өстәлне китереп терибез дә, шуңа басып җырлыйбыз, концерт куябыз. Ә җырлап беткәч, йә шигырь сөйләгәч, сәкегә төшеп китәбез, анда чаршау да эленгән, монысы инде сәхнә арты, кулиса арты килеп чыга безнең өчен.

Сезгә ул чакта ничә яшьләр иде?

7-8 яшьләр инде, бәләкәй генә идек, ләкин хәтердә бик тә уелып калган шул чаклар.
(Автордан: Фәридә Кудашевага кечкенәдән күп михнәтләр кичерергә туры килә. Гаиләләренә “кулак” дигән мөһер сугып, бар мөлкәтләрен тартып алалар. Күпмедер вакыттан соң алардан бу гаеп алына, әмма инде малларын кире кайтармыйлар. Шуннан әтисе Башсоюз ширкәте юлламасы белән сәүдә эшләрен торгызу максатында Баймак якларына чыгып китә. Башлангыч белемне башта туган авылында - Чишмә районының Келәш авылында, аннан соң Баймакта, аннан Кыйгы районына күчерелгәч, анда ала Фәридә. Артист булу, җырчы теләге исә тулысынча Кыйгы районында яшәгән чакта ныгый аның.)

Фәридә апа, истәлекләрегездә туган Келәш авылыгыздан китүнең бала күңеленә бик авыр булганын әйткәнегез бар.

Әйе, бу күчүләр минем өчен бик күңелсез булды. Туган илдән кем туйган инде. Минем өчен бер кайгы булды ул вакыйгалар. Урал артына киттек бит инде. Бу минем өчен ниндидер ерак чит илгә киткән кебек тоелды. Башкортлар арасына күчтек. Шунда башкортча да өйрәнергә туры килде. Минем ул якларга киткәндә җырлаган ике-өч җырым истә калды гомергә. Менә аларның беренчесе:

Китәрмен илегездән,
Тынармын сүзегездән.
Сахраларда аккош булсам,
Су да эчмәм күлегездән.

Монысы инде безнең гаиләне кулак дип рәнҗетүләренә җавап булгандыр. Аннан безнең авылда ике мәхәллә, ике мәчет бар иде. Аларның манаралары күккә ашкан. Шулардан азан тавышлары ишетелә. Искиткеч матур тавышлар инде. Сихри бер аһәң, сихри бер моң булып агыла иде алар. Шунда да ике җыр җырлаганым хәтердә. Менә берсе:

Иртә тордым иртә дип,
Намаз вакыты җитә дип.
Азан әйтә, мин җылыймын,
Башым читкә китә дип.
Менә икенче җырның сүзләре:
Иртән торсам иртә икән,
Намаз вакыты җиткән икән.
Чит илләрдә ялгыз яшәү
Диваналар итә икән.

Менә шушы соңгы ике җыр сүзләре аеруча нык исемдә калган. Манараларның сихри тавышы үзеннән-үзе безнең ул чактагы кәефне сагышлы итә иде. Җырламас җиреңнән җырларсың!
Оныклары белән


Аннан элек авылда яз көннәрендә киндер сугалар иде. Җитен чәчәләр бит инде ул дәверләрдә. Шуны талкышлап эрлиләр, эшкәртәләр. Минем әни кул эшләренә бик оста иде - тегә, чигә, эрли, бәйли, белмәгәне юк инде! Аның бүләкләре, бирнәләре бар иде. Матур чигелгән, сугылган. Әле дә әниемнең бер тастымалын кадерләп саклыйм.

Менә шул киндер сугалар дип әйттем бит әле. Гадәттә, яз көннәрендә башкарыла инде бу эш. Менә шул кадәр матур ритм белән сугалар иде киндерне. Үзе бер матур, моңлы музыка кебек яңгырый иде бу эш барышы. Авылның бер башыннан икенче башына ишетелә иде бу могҗизага тиң, галәмнән килгән төсле көйле тавышлар. Менә шул көйләр дә минем күңелемә моң орлыклары салгандыр димен.

Җырчы булырмын дигән теләк, сәнгать юлын сайлармын дигән максат мәктәпне тәмамлаганда ук, үзеннән-үзе килдеме?

Күпкә элегрәк тә булгандыр инде ул. Чөнки мин, әйтүемчә, кечкенәдән җырлый идем. Ә мәктәптә 1-нче сыйныфта укыганда, туган авылыбыз Келәштә мине концертта җырлаттылар. Укытучым җырларга кушты. Нинди җыр җырлыйм соң, дип сораган идем, “Салкын чишмә” җырын җырла, диде. Белүегезчә, бу җыр бик иркен, киң сулыш таләп итә. Менә шуны җырладым. Хәзер инде ничек ул җырны ерып чыкканымны хәтерләмим, әмма бик озак кул чапканнары истә калган.

Элек бик авылда төрле мәдәни чараларда, бәйрәмнәрдә җырлаталар, аннан гаиләгә кунаклар килсә, алар алдында балаларны җырлаталар, биетәләр иде. Шундый гадәт бар иде. Шуннан минем яхшы гына җырлаганны күршеләр, авылдашлар, укытучылар белә башлады. Ә инде җырлый беләсең икән, сине бер чарадан да калдырмыйлар. Әбиләр-бабайлар әйтә торганнар иде минем хакта: "Бу бала йә бәхетсез, йә гомерсез булыр инде, бигрәк матур һәм моңлы җырлый", дип.

Ә сезнең җырчы булу теләгем турындагы соравыгызга шуны тәгаен әйтә алам - Кыйгы районында мәктәпне тәмамлагач та, артист булу теләгемнең көчле булуын аңладым. Моңа бер көчле этәргеч тә булды. Элек бит кайбер районнарда колхоз-совхоз дәүләт театрлары бар иде. Кыйгыда да ачылды ул.

Менә шул театр ачылганда, мин беренче спектакльдә уйнадым. Әнием үлгән яз иде, хәсрәтле-кайгылы чак. Төрле каршылыклы хисләр белән ул спектакльдә уйнарга ризалаштым. Анда мин башкарган рольдә ятим кыз бала җырлый-җырлый хәер сораша. Менә шул кызның образын уйнадым инде, халык бик ошатты. Бәлки театр актрисасы буларак әлләни осталыгым да булмагандыр, әмма җырымның сагышлы-моңлы чыгуын әле кайтып үзем дә аңлыйм.

Менә шул чактан мин үземне артист итеп хис итә идем инде. Мин шул юлдан китәргә телим дә соң, ләкин әтием, минем табиб булуымны теләп, Уфага медицина буенча укырга керергә җибәрде. Уфада башка туганнарыбыз юк бит инде, Сәйфи абый Кудаш кына бар гаиләсе белән. Аларга килдем. Сәйфи агадан сорыйм: кайда укырга барыйм икән дип. Сәйфи абый исә: "Үзең кая телисең, шунда кер", диде. Бу инде минем йөрәккә җылы йөгертте, канатландырды. Мин әйтәм Сәйфи аганың ризалыгы булгач, сәнгать юлыннан китсәм дә, әтием тиргәмәс әле, дим.

Шулай итеп, ике дә уйламый, Уфа сәнгать техникумына барып кердем. Аны тәмамлагач, юллама белән барып, Дүртөйле колхоз-совхоз театрында эшләдем ике елга якын. Аннан соң Уфада филармония ачылды. Мине шунда эшкә алдылар. Мин анда эстрада төркемендә эшли башладым. Гастрольләрдә бик күп йөрергә туры килде. Зәмһәрир салкын кышларда ат чаналарында, авылдан-авылга йөргән чаклар да күп булды. Салкын клубларда тере тавыш белән җырладык. Яшь булганбыз, гайрәтле булганбыз инде.

Фәридә апа, сезнең үзегезнең дә әйткәнегез бар, иң җимешле иҗат елларым талантлы татар музыканты һәм композиторы Бәхти Гайсин белән бергә яшәгән һәм иҗат иткән еллар дип.

Бу чынлап та шулай. Мин башта филармониядә бер сукыр гармунчы Зарипов дигән агай белән эшләдем. Матур уйный иде баянда. Аннан соң музыкант Таһир Кәримов белән иҗат иттек, композиторлар әсәрләрен, татар һәм башкорт җырларын башкара идем. Ә Бәхти ул чакта Башкорт академия театрында эшли иде. Шул чакта ук мин аның берничә җырын башкардым. Шуннан соң без аны филармониягә эшкә чакырдык. Искитмәле оста, виртуоз уйный иде ул музыка коралларында.

Җайлап кына безнең Бәхти белән иҗат якынлыгы шәхси хис-тойгыларга да күчә башлады. Ә 1964 елдан без аның белән гаилә корып җибәрдек. Әлбәттә инде, музыкант һәм композитор белән бергә яшәү һәм гастрольләргә бергә йөрү җырчы өчен зур бәхет. Бәхти миңа гына әллә күпме яңа җырлар язды, безнең репертаур шактый киңәйде. Әле минем 150дән арты җырым сакланып калган. Аларны тасмаларга язып, киләчәккә саклап калдык, ә күпме җырлар йә тасмага язылмады, йә язылса да югалды.

Фәридә апа, хәзерге җыр сәнгате турында төрле бәхәсләр бар. Халык җырларын башкара алучы талантлар кимүе дә билгеле.

Әгәр кеше халык җырларын, озын көйләрне башкара ала икән, аның табигатьтән бирелгән чын таланты бар дигән сүз. Ә хәзер яшьләр җиңел-җилпе җырларга күбрәк йөз тота. Акча эшләү белән мавыгу да бар. Аңлыйм инде заманасы да шул, акча колына әйләндерә бу дәвер күп кешене, шул исәптән сәнгатькәрләрне дә.

Сүз дә юк, хәзерге яшьләрнең кайберләре сәхнәгә чыгып бер-ике җыр башкара да, үзләрен әллә кемгә куя башлый. Тере тавышка җырлау юк дәрәҗәсендә. Фонограммага, “фанера”га җырлап, үз-үзләрен бетерәләр. Күпмедер сәләтләре булса да, аны камилләштермиләр. Шул килеш тә әле аларга йолдызлык чире йога. Кеше танымый башлыйлар, бер-бер артлы мактаулы исемнәр алалар. Ул бит “тере” тавышка җырласаң гына осталыгың арта, кимчелекләрне бетерә барасың, очтарасың.


Мин үземне элек тә, хәзер дә “йолдыз” дип исәпләмәдем. Мин бары тик Ходай биргән сәләтемнән чыгып, иҗат иттем, халкыма җырларым ошасын, аларга ял бирсен иде дип кенә уйладым.

Сезнең Татарстандагы әдипләр, җырчылар, композиторлар арасында да дусларыгыз күп иде. Алар Сезне “милләтебез сандугачы”, “йолдызыбыз” дип йөрттеләр.

Әйе, мине баштан ук күтәреп алдылар Казанда. Милләтебезнең чын зыялылары Хәсән Туфан, Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники, Сибгать Хәким кебек мәшһүр затлар белән аралашу бәхете тиде миңа. Алар мине язучыларның Казандагы Тукай клубында кунакка ала торган иделәр. Анда күп тапкырлар җырлаганым да булды. Әдипләребез үз китапларын имзаларын, теләкләрен язып бүләк итә иде.

Хәсән Туфанны беренче күрүем дә Тукай клубында чыгыш ясаганда булды. Мин андагы сәхнәдә җырлап торам. Шул чакта уртадагы бер рәттә ап-ак күлмәкле, ап-ак чәчле бер ир-ат утыра. Минем җырлаганны уелып китеп, онытылып китеп тыңлап утыра инде бу. Ниндидер хәсрәт-сагыш дөньясында гизгән кебек.

Җырлаган чакта залга бик җентекле игътибар итеп булмый, үзең дә онытылып китеп җырлыйсың. Ә менә бу ак күлмәкле, ак чәчле ирдән аерым бер сихри дулкыннар килә кебек иде. Шуннан концерт беткәч, сорадым “менә бу ап-ак чәчле ир кем ул?” дип. “Күренекле шагыйребез Хәсән Туфан бит ул”, диделәр. Шуннан танышып киттек аның белән дә, башкалар белән дә. Әмирхан ага Еники белән, Уфадан Казанга поездда барганда, беренче тапкыр күрешкән идек. Аннан дуслыгыбыз гомер буе дәвам итте.

Казанда күп тапкырлар чыгыш ясадым мин. Беренче баруымда төрле театрларда, мәдәният сарайларында 17 көн рәттән концертлар бирдем. Гастрольләрем 16 көнгә исәпләнгән иде. Әмма, халык соравы буенча, тагын бер өстәмә концертны Г. Камал театры бинасында бирдем. Шунда мин Казанның мине күтәреп алуын тойдым, тагын да ныграк канатландырды, илһам өстәде бу хөрмәт.

Сез яшь чактан ук халыкның сөекле кызы, талантлы җырчысы булдыгыз. Ә менә үзегезгә бирелгән рәсми исемнәр, мактаулы исемнәр җитәрлек булды дип уйлыйсызмы?

Әйе, мине халык бик яратты. Аеруча Татарстан һәм татар халкы бик күтәрде мине. Алар мине яратты гына түгел, ә хәтта иркәләделәр дә. Башкортстанда да мине таныдылар, халык таныды. Рәсми танылуга килгәндә исә, анысы инде түрәләрнең эше. Бер караганда, 10 ел эшләгән кайбер дуңгыз караучылар да Хезмәт герое булды. Минем мактаулы исемнәргә әлләни исем китмәде.

Шулай да яшь кенә җырчылар Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләрен алып беткәндә, күңел рәнҗеп куя-куюын. Ләкин минем күңелемне шул җылыта – мине халкым яратты, халык сөюе яшәтте, озын гомер бирде. Минем җырларымның күбесе бүген дә яши. Ә халык сөюеннән дә югарырак бәя була алмый.


Автордан: Татар һәм башкорт халыкларын яшәтүче ике нигез бар. Аларның берсе – дин, икенчесе – моң. Шушы ике нигез зур байлык һәм бәхет. Фәридә апа Кудашева менә шушы ике нигезне ныгытучы бөек шәхесләрнең берсе. “Үз язмышымнан бик канәгатьмен, - ди Фәридә ханым. - Ходай биргән талантым аркасында сәнгать юлыннан киттем һәм гомерем буе җыр дөньясында яшәп, халыкның сөюенә, тирән хөрмәтенә ирештем. Моңардан да зуррак бәхет була алмый”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG