Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:51

Оренбур төбәге тарихында беренче тапкыр мәхкәмә утырышы татар телендә тәрҗемәче ярдәмендә үтте. Оренбур өлкә мәхкәмәсе утырышында ришвәтчелектә гаепләнгән татар авылы хакимияте башлыгы Райлә Бадамшинаның шикаяте каралды.

“11 февраль көнне минем язмышымны туган телем хәл итте. Бүген шатлыклы көнем”, ди Яңамуса авылы хакимияте башлыгы Райлә Бадамшина.

Шарлык районы мәхкәмәсе аны ришвәтчелектә гаепләп, шартлы рәвештә 6 елга хөкем итү һәм эшеннән алу турында карар чыгарган иде. 11 февраль көнне өлкә мәхкәмәсе бу карарны гамәлдән чыгарды. Ә моңа кадәр мәхкәмә карарлары үзгәрешсез кала барды. Әлеге эш буенча 2 район һәм 2 өлкә мәхкәмә утырышы үтте.

Әлеге хәл 2008 елның 19 июнендә була. “ТВ-Спутник” компания директоры Андрей Чепраков машинасында авыл хакимияте башлыгы Райлә Бадамшинага конверт белән акча тапшыра һәм әңгәмәне диктофонга яза.

- Сезгә мин күпме бирергә тиеш?
- Күпме кызганмыйсыз?
- Һәм мин тыныч эшли аламмы?
- Әйе, тыныч эшләгез.

Әлеге сүзләр ришвәт алуда гаепләнүгә нигез була. Вакыйга болай башлана. 3 ел элек авылда халыкның соравы буенча кабелле телевидение үткәрергә уйлыйлар. Монда Казанның "Яңа гасыр" һәм Башкортстанның БСТ каналлары турында сүз бара. Станцияне төзер өчен, кабель сузар өчен халыктан 420 мең сум җыелса, 150 меңе бюджетныкы була.

“Авылда ашханә дә, кунакханә дә юк. Шул сәбәпле, ике арадагы килешү буенча эшчеләрне Гөлфия Әббәсова йортына бер айга урнаштырдык. Ашау өчен дә, яшәү өчен дә “ТВ-Спутник” компаниясе хезмәткәрләре өчен акча түләргә вәгъдә итте”, ди хакимият башлыгы Райлә Бадамшина. Әлеге эштә хакимият башлыгы арадашчы була.

Бер ай эчендә компаниянең бурычы 26 мең сумга җыела. Компания әлеге бурычның 6 меңен генә түли. Калганын соңрак түләргә вәгъдә итә. Бер ел үтсә дә компания җитәкчелеге бурычны һаман кире кайтармый. Менә шул вакытта инде хакимият башлыгы Райлә Бадамшина компаниянең бурычын кайтаруын таләп итә башлый.

Соңрак, компания директоры: “Мин бурычымны алып килдем", дип хакимият башлыгына шалтырата. Район үзәгендә очрашырга булалар. Машина эчендәге алыш-бирештән соң, хакимият башлыгы 100 метр да үтеп өлгерми, тамгалы акчалар белән кулга алына. Райлә Бадамшина ришвәт алуда гаепләнә һәм аңа карата җинаять эше кузгатыла.

Ул вакытта Райлә Бадамшина: “Дөреслек – ул һәрвакытта алга чыгарга тиеш”, дигән иде. Хәзер инде эш шулай булыр кебек.

“Мәхкәмәдә үз телеңне белү ярдәмгә килде, чөнки үз телеңдә сөйләү дә, аңлату да җиңел. Бу юлы мәхкәмәдә мин үз туган телемдә сөйләдем. Минем сөйләгәнемне тәрҗемә итәр өчен тәрҗемәче дә бирделәр.

Шаһитларым да татар телендә сөйләде, без бит татар телендә укыган, татар авылы кешеләре, ә протоколга татар теленнән рус теленә тәрҗемә иткәндә бөтенләй башкача итеп язганнар. Протоколны тикшерергә кирәк икән.

“Мәхкәмәнең карарында хаталар бар, яңадан карарга” дигән карар чыгарды судья, ә инде өлкә мәхкәмәсе Шарлык районы мәхкәмәсенең 6 елга шартлы рәвештә хөкем итү турындагы карарын гамәлдән чыгарды.

Үз телемдә аңлата алам икән дигән нәтиҗәгә килдем мин”, ди Шарлык районы Яңамуса авылы хакимияте башлыгы Райлә Бадамшина.

Инде хәзер хакимият башлыгының гаепле булуын – булмавын өлкәнең Шарлык районы мәхкәмәсе түгел, ә башка район мәхкәмәсе карарга тиеш була. Нинди район мәхкәмәсе булачак – бу Шарлык районы мәхкәмәсенә ышанычын белдермәгән Райлә Бадамшина ихтыярыннан торачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG