Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:48

11 февральдә Татарстан халыклары ассамблеясенең хисап-сайлау җыенында республикада яшәүче төрле милләт вәкилләренең яшәеше турында сөйләшү булды. Анда Ассамблея Шурасы рәисе итеп бертавыштан яңадан Фәрит Мөхәммәтшин сайланды.

“Үзара аңлашып, бер-беребезне тыңлап яшәү - иң зур казанышларыбызның берсе”, дип бәяләде Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыкларының яшәешен. Бүген республикада 115 милләт вәкиле яши. 2007 елда оештырылган Халыклар ассамблеясе әлегә шуның 34ен берләштерә.

Бары урысча гына барган шушы җыенда Ассамблеянең ике еллык эшчәнлеге, гомум алганда, канәгатьләнерлек, дип бәяләнде. Шушы вакыт эчендә аның Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорски, Бөгелмә, Алабугада бүлекләре ачылган, Чаллы шәһәре вәкиллеге эшчәнлеген киңрәк җәелдергән.

Халыклар Ассамблеясенең урыс телендә чыгучы “Татарстан – безнең йортыбыз” дигән журналы бар. Аның җиденче саны дөнья күргән. Былтыр ул “Бәллүр каләм” фестивалендә “Ачыш” бүләген алган. Шулай ук интернет сайты бар – an-tat.ru. Бу сайтка ай саен ике меңгә якын кеше керә икән.

Ассамблея Шурасының Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров әйтүенчә, Татарстанда һәр милләт үзен уңайлы хис итеп яшәсен өчен шартлар тудыру үзебездән тора.

“Хәзер Халыклар Ассамблеясе оештырылганнан соң, милли-мәдәни оешмаларның дәрәҗәләре артып китте. Аларның җитәкчеләрен министрлыкларда да яхшы кабул итә башладылар. Әйтергә кирәк, милли-мәдәни оешма җитәкчеләре хезмәт хакына эшләми. Алар милләттәшләренең сораулары буенча төрле урыннарга барып хәл итәргә тиеш. Без бу эшләрне башладык кына әле, ди ул.

Башланган эшләрнең берсе - якшәмбе мәктәпләре. Әлеге вакытта 41 якшәмбе мәктәбендә 22 милли тел өйрәнәләр. Якшәмбе мәктәбе оештырган вакытта милли-мәдәни оешмалар укытучылар, методик әсбаплар җитмәү кебек кыенлыклар белән очраша икән.

“Безнең эштә икенче юнәлеш - ул яшьләрне җәлеп итү”, ди Владимиров. “Ике ел элек милли-мәдәни оешмаларда яшьләр бүлекләре оештыру бурычы куелган иде. Телне, мәдәниятне саклап калу буенча башлаган эшне яшьләр алып бармаса, ул югалачак”.

Быелның икенче яртысында яшьләр форумы оештырылачак. Бу турыда Фәрит Мөхәммәтшин “Бюджет кыскаруга карамастан, яшьләр форумы үтәчәк”, дип белдерде.


Шулай ук акча, чыгымнар турында сөйләгәндә, аны милләтләргә тигез бүлү турында да сүз булды. Актив оешмалар, мәсәлән, 80 меңгә кадәр акча алган, ә кайберләренә бер тиен дә бүленмәгән.

“Украиннар активлашып китә дә, мәсәлән, Киевкә форумнарга чакыру алып, безгә ярдәм итүебезне сорап хат яза. Дүшәнбегә, Минскига чакыру килә, мәсәлән. Бу яхшы күренеш. Әмма моннан соң акча бүлү мәсьәләсенә аерым игътибар биреләчәк. Акчалар чит илләргә вәкил булып йөрү өчен түгел, ә Татарстанда үтә торган чараларга тотылырга тиеш. Алар Татарстанга файда китерсен, халыкларга ярдәме тисен”, диде Мөхәммәтшин.

Шул ук вакытта милли оешмаларга үзләренә акча табу, иганәчеләрне җәлеп итү юлларын да уйларга кирәк, дигән фикер яңгырады җыенда.

Белорусларның Казандагы оешмасы җитәкчесе Сергей Маруденко “Татарстанда милләтләргә нинди мөнәсәбәт булса, шуны ук ул халыкларның тарихи ватанында татарларга да күрсәтәчәкләр”, дигән фикердә. “Мәсәлән, Белоруссиядә әллә ничә татар оешмасы эшли, алты мәчет бар, җиденчесе Минскида төзелә”, диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG