Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарларның Олимпиадада үз вәкиле: Нияз Нәбиев


13 февральдә Ванкуверда ачылачак XI кышкы Олимпия уеннарында Татарстан спортчылары да катнаша. Алар арасында татар егете Нияз Нәбиев та бар.

Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре мәгълүматларына караганда, Ванкувердагы Олимпия уеннарында “Ак барс” хоккей такымының 4 уенчысы һәм чаңгы спортчысы Нияз Нәбиев Русия данын яклаячак. Дөньякүләм зур спорт чарасының ачылышында Русия байрагын “барс”ларның капитаны Алексей Морозов йөртәчәк икән.

Нияз таудан чаңгы белән оча...

Нияз Нәбиевка килгәндә, аңа 20 яшь, ул Казан егете, Татар дәүләт һуманитар педагогика университеты студенты.

Кемнәр киткән?

“Ванкуверга Нияз икенче номер булып китте. Үз өлкәсендә бик тә билгеле егет, беренче урыннарны еш ала. Татарстанда бу спорт төрендә 3 алдынгы спортчы бар: Нияз, Иван Панин, Денис Исайкин. Сайлап алу өлешендә шуларның берсе яхшы нәтиҗә күрсәтеп
Эльза Хәбиева
Олимпиадага китте.

Гомумән Татарстаннан Ванкуверда 5 спортчы катнаша, берсен инде әйттек, калганнары “Ак барс” хоккей такымыннан Алексей Морозов, Данис Зарипов, Илья Никулин һәм Алексей Терещенко (запастагы уенчы)”, диде республиканың яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрлыгының матбугат үзәге хезмәткәре Эльза Хәбиева.

20 яшьлек алдынгы татар спортчысы

Нияз Европаның иң яхшы 30 чаңгыда сикерүче спортчы исемлегенә кергән. Татарстанда бу спорт төре популяр булмаса да, егет аны мәктәп елларында ук үз итә.

“Беренче яхшы нәтиҗәләрне ул 14 яшьтә күрсәтә башлады. Русиякүләм чаңгы спорт төрләрендә алдынгы урыннар алды, әкрен-әкрен осталыгын арттыра барды. 2006 елда спорт мастеры дәрәҗәсенә иреште. Татарстан чаңгычылар такымы белән Русиядә беренче урынга да чыктылар. Менә шул уңышлары ярдәмендә ул Олимпия уенына баручылар исемлегенә керде”, ди Ниязга чаңгыда шуу серләрен өйрәтүче остазы Айдар Хөснетдинов.

Әлеге спорт төрендә берәүләрнең чаңгыда шууы, икенчеләрнең сикерүе яхшы була икән, Нияз соңгысы белән мактана ала.

"Алтын"га өмет итеп буламы?

Тренер Айдар Хөснетдинов, Ниязның Олимпия уенында алтын түштамгалар алу мөмкинлеге зурмы дигән, төгәл генә җавап бирмәде.

“Әлегә фаразлау кыен, спортчылар зур уңышларга 25-26 яшьләрдә ирешәләр. Шуңа күрә Ниязның әле барсы да алда”, ди ул.


Татарстан спортчылары чиркәү әһелләре белән очрашмый кала

XI кышкы Олимпия уеннары башланыр алдыннан Русия данын яклаучы спортчылар урыс патриархы Кирилл белән очрашты. Спорт тренеры Айдар Хөснетдинов белдергәнчә, анда Татарстан спортчылары катнашмаган, ләкин ул мондый күренешләргә тискәре карамавын әйтә.

Татарстаннан Ванкуверга баручылар күп булмаса да, бәлки бу спортчылар белән дә алдынгы урыннар алырбыз әле, ди Казандагы спорт тренерлары һәм яшьләр министрлыгы вәкилләре.
XS
SM
MD
LG