Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:37

Ванкуверда кышкы Олимпия уеннары ачылды


Олимпия уеннарын ачу тантанасы өч сәгать дәвам итте

Олимпия уеннарын ачу тантанасы өч сәгать дәвам итте

Канаданың Ванкувер шәһәрендә кышкы Олимпия уеннары ачылды. Уеннар башланыр алдыннан Халыкара олимпия комитеты допинг куллануда тотылган 30 спортчыга бу уеннарда катнашуны тыйган карар чыгарды.

Канаданың Ванкувер шәһәрендә ачылган кышкы олимпия уеннарында 80нән артык илдән 2700ләп спортчы катнаша. Ике атна буе алар кар һәм боз өстендә спортның 15 төрендә көч сынашачак. Җиңүчеләргә 86 комплект медаль әзерләнгән.

Ярышлар башланыр алдыннан Халыкара Олимпия комитеты допинг куллануда тотылган 30 спортчыга бу уеннарда катнашуны тыйган карар чыгарды.

Оештыручылар, бу карарны ярышлар башланганчы ук игълан итеп, допинг җәнҗаллары аркасында медальләрне кире тартып алу очраклары азрак булыр дип өметләнә.

Дуамалга гаепләү булмасын өчен алар, бар шикаятьләр тикшерелеп беткәнчегә кадәр бу спортчыларның исемнәрен дә, илләрен дә әлегә игълан итми тора.

Русиягә аерым кисәтү

Халыкара Олимпия комитеты президенты Жак Рогге дүшәмбедә бу мәсьәләне Русия президенты Дмитрий Медведев һәм спорт министры Виталий Мутко белән очрашуда күтәрде. Узган ел Русиядә кышкы спорт төрләрендә допинг куллануның 11 очрагы теркәлгән иде.
Жак Рогге

“Допинг куллану очраклары борчылу уята. Мин бу турыда спорт министры Виталй Мутко һәм Русия президенты Дмитрий Медведевка әйттем, моңа каршы кырыс чаралар күрергә чакырдым. Алар чарасын күрергә вәгъдә итте” – диде Рогге.

Рогге сүзләренчә, Русия спортчыларының допинг куллану очраклары аеруча борчылу уята, чөнки ике атнадан бу ил олимпия утын үз кулына алачак. 2014 елда кышкы Олимпия уеннары Сочида үтә. Ванкувер уеннарын ябу тантанасына Медведев та килер дип көтелә.

Допинг куллану очракларының артуын кайбер белгечләр спорт кәсебенең соңгы вакытта артык коммерцияләшүе белән аңлата. Олимпия уеннары кебек ярышларда җиңгән өчен спортчыларга зур акчалар вәгъдә ителә. Күбесе мондый шартларда нәфесен тыя алмый.

Ванкувер уеннарында алтын медаль яулаучыга Русиянең спорт түрәләре 100 мең евро бирергә вәгъдә итте. Икенче урынга – 60, өченче урынга – 40 мең. 4 ел элек Туринда үткән кышкы уеннар белән чагыштырганда өч мәртәбә күбрәк.

Ванкуверда безнекеләр

Ванкувер уеннарында Башкортстан белән Татарстан да спортчылар катнаша. Башкортстаннан 10, Татарстаннан – 5 спортчы.

Татарстан хөкүмәте Ванкуверда җиңгән Татарстан спортчыларына өстәп тагын 100 мең доллар бирергә вәгъдә итте. Спортчының тренерына моның яртысы биреләчәк.

Спортчылардан тыш Ванкуверга Татарстаннан рәсмиләр төркеме дә китте. Алар анда 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиаданы тәкъдим итәчәк.

Кышкы Олимпия уеннарын ачу тантанасы өч сәгать дәвам итте. Русия байрагын "Ак Барс" капитаны Алексей Морозов күтәреп чыкты.

Грузия спортчылары, кайгы уңаеннан, муеннарына кара шарф бәйләп чыкты. Әзерлек күнегүләре вакытында Грузия чаначысы Нодар Кумариташвили зур тизлектә төшкәндә чанасыннан егылган һәм алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә вафат булган.

XS
SM
MD
LG