Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һилмендта талипларга каршы хәрби чаралар дәвам итә


Һилменд вилаятендәге Мардҗа шәһәрендә барган хәрби чарада талиплар НАТО һәм әфган хәрбиләренә зур каршылык күрсәтә. Соңгы мәгълүматларга караганда, иң аз дигәндә 5 сугышчы үтерелгән.

Бүген иртән Әфганстан көньягында НАТО хәрбиләре әфган көчләре белән берлектә “Талибан” хәрәкәтенә каршы зур хәрби чара башлады.

Хәрбиләр талибларның туплану урыны дип саналган Һилменд вилаятендәге Мардҗа шәһәрендә контроль булдыруны күздә тота.

Төбәктәге 80 мең җирле халыкның күбесе инде һөҗүмнәр башланганчы ук үз йортларын ташлап киткән дип хәбәр ителә.

Гомумән алганда, чарада барлыгы 15 мең хәрби катнаша. Американ хәрби идарәсе белдерүенчә, Мардҗанида 400дән алып 1 меңгә кадәр сугышчы качып ята.

Әфганстан президенты Әхмәт Карзаи хәрби чарада катнашучыларны тыныч кешеләр арасында корбаннар булдырмаска һәм шулай ук сугышчыларны коралларны куярга чакырды.
XS
SM
MD
LG