Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:15

Иркутскида ике меңгә якын кеше Байкал күлен яклап митингка чыкты


Азатлык радиосының урыс редакциясе хәбәр итүенчә, алар Байкал кәгазь комбинатын ябуны һәм Байкальски кешеләренә эш урыннарын булдыруны таләп итә.

Иртә белән комбинатны япмауны таләп итеп икенче бер митинг узган иде. Анда ширкәттә эшләүчеләр һәм Байкальскида яшәүче 300 тирәсе кеше катнашты.

1960-нчы еллар уртасында төзелгән Байкал кәгазь комбинат эше 2008 елны туктатылды. Ширкәттә эшләүче 2 меңләп кеше эштән җибәрелде.

Февраль азагында комбинат үз эшен башлар дип фаразлана. Моңа каршы экологлар чыга. Алар Байкал күлен пычратудан зарлана.

XS
SM
MD
LG