Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:15

Татар фильмнары Төркиядә халыкара фестивальдә катнашачак


Дүрт татар фильмы 15-18 нче февральдә Төркиядә узачак IV халыкара төрки дөнья киносы көннәрендә катнаша.

Татарстан мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, бәйге программасына Рамил Төхфәтуллинның “Бөркетләр” һәм Юрий Фетингның “Бибинур” картиналары кертелгән, бәйгедән тыш Альберт Шакировның «Бабай» һәм Нурания Җамалиеваның «Өч аяклы ат» фильмнары күрсәтеләчәк.

Татарстаннан фестивальгә Татарстан һәм Русия халык артисты Равил Шәрәфиев, “Бибинур” фильмының продюсеры Светлана Бохараева һәм “Татаркино” дәүләт оешмасының баш белгече Рәисә Сабирова барачак.

IV Халыкара төрки дөнья киносы көннәре Истанбул шәһәрендә «Евразия» институты базасында уза. Анда 40 фильм белән 9 төрки телле илдән 30 кинематографист катнаша.

XS
SM
MD
LG