Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:46

Саакашвили: Кумариташвили истәлегенә Грузиядә чана-спорт үзәге төзеләчәк


Грузия президенты Михаил Саакашвили Ванкуверда үлгән чаначы Нодар Кумариташвили истәлегенә Бакурианида чана-спорт үзәге төзергә планлаштыруын әйтте.

Шимбә көнне Ванкуверда чыгыш ясап, Саакашвили спорттагы бернинди хаталар кешеләр үлеменә китерергә тиеш түгел дип әйтте.

Олимпиада җитәкчелеге иминлекне арттыру максатыннан чаначы ир кешеләр өчен юл озынлыгын киметтеләр.

Элегрәк чана спорты халыкара федерациясе чаначы үз хатасы сәбәпле үлде дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG