Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:12

НАТО көчләре Һилменд вилаятендә талипларга каршы хәрби чараларның уңышлы баруын белдерә


Барлыгы 15 меңнән артык американ, британ һәм әфган хәрбиләре Мардҗа шәһәрендә һәм Над Али районында сугышчыларга каршы чаралар алып бара. Хәрби идарә белдерүенчә, талиплар зур каршылык күрсәтмәгән.

Шимбәдә-чараның беренче көнендә үк 20дән артык сугышчы үлгән, 11 кулга алынган. НАТО көчләре арасында 2 үлүче һәм берничә яраланган кеше бар.

Талибан хәрәкәте вәкиле Кари Йосыф Әхмәди белдерүенчә, сугышчылар әле дә Мардҗа шәһәренең бер өлешен үз күзәтүендә тота һәм кинәт һөҗүм итү алымын куллана.

XS
SM
MD
LG