Accessibility links

Татарстанда эшсезләр саны арта


Соңгы атналарда Татарстанда эшсезләр саны зур тизлек белән арта башлады. Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин 12 февральдә эш берлекләре белән очрашуда белдерүенчә, республикада хәзер 62 меңнән артык эшсез хисаплана.

Бизнес Online хәбәр итүенчә, узган атнада гына да аларның саны 2348 кешегә күбәйгән. Ә аннан алдагы атнада ул 2765 кешене тәшкил иткән.

Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында моны ел саен шушы вакытка хас хәл дип аңлаталар. Яз-җәй айларына, ягъни апрельга кадәр эшсезләр санының үсүе күзәтелә икән. Шуңа алар уртача алганда агымдагы елны эшсезләр саны 55-60 мең булыр дип исәпли.

Әмма апрельгә кадәр әле тагын ике ай вакыт бар. Димәк республикада атнасына рәсми рәвештә генә дә 2 мең эшсез арта барса, язга кадәр аларның саны 75 меңгә җитәчәк дигән сүз. Ә бу исә әле рәсми теркәлүчеләр генә...
XS
SM
MD
LG