Accessibility links

Кайнар хәбәр

Генераллар демократиягә киртәме?


Биш мең сәхифәдән торган генераллaрның "зур чүкеч планы" турында язган The Economist журналы, газетларда урын алган башисемнәргә игътибар итә. Истанбулдагы зур тарихи мәчет "Фатих мәчетен шартлату", "Төрек-Грек низагын чыгару өчен төрек очкычын бәреп төшерү" һәм илдә хаос тудыру белән армиянең хакимиятне кулга алуы" дигән башисемнәр телгә алына мәкаләдә.

Планның Төркиядә зур каршылык тудыруын язган The Economist журналы, "зур чүкеч планының" соңгы вакытта фаш ителгән хакимиятне җимерү планнарының берсе генә булуын белдерде.

Армиягә ышаныч кими бара

The Economist соңгы елларда бер-бер артлы табылган хакимиятне җимерү планнарының Төркиядә армиягә булган ышанычны киметә башлавын яза. "Төркиядә соңгы елларда армия тәэсиренең кимүе, аның көнбатыш демократиясен үз итүенә бәйлеме? Әллә бу әлеге дә баягы секулярлар белән консервативлар арасындагы көч сынашумы?" дигән сорау куя.

Әлеге сорауларның шактый мөһим булуын ассызыклаган инглиз журналы, бу сораулар Төркия өчен генә мөһим түгел, дип илнең стратегик әһәмиятенә күз сала: "Төркия Европа белән Якын көнчыгыш арасында бик мөһим ил. 72 миллион яшь һәм әүзем халкы бар. Якын киләчәктә бер энергия платформы булырга җыена. НАТО илләре арасында АКШтан кала иң зур хәрби көчкә ия. Үзенә хас дөньяви һәм демократик системы бар һәм аның бу үзенчәлеген башка илләр якыннан күзәтеп бара", дип яза.

Яңа конституция кирәк

Төрек армиясенең озак еллардан бирле илне саклап килеүн әйткән The Economist журналы, соңгы вакытта армиягә ышаныч ифрат дәрәҗәдә кимисә дә, армия төрекләр өчен әледә изге көчкә ия булуын яза. Армиядәге кайбер генераллaрның Төркиянең Европа Берлеге әгъзалыгына аяк чалуын алга сөргән журнал, хәрбиләрнең сәясәттәге ролен искә төшерде.

"Сәясәткә тыкшынуны дәвам иттергән кайбер ганераллар Төркиянең тулы демократияне сайлавында зур киртә" дип язган журнал Төркия конституциясенең моннан 30 ел элек армия тарафыннан үзгәртелүенә басым ясый.

Цивиль һәм хәрби сәясәт

The Economist, АК партиянең хакимияткә килү белән хәрби көчкә каршы кылган адымнарына туктала. АК партия демократияләшү юлында хәрбиләрне дә мәхкәмәгә тартырга дигән тәкъдим белән чыккан иде. Ләкин хөкүмәтнең бу тәкъдиме конституция тарафыннан кире кагылды. "Бу хәрбиләрнең күңелен күтәргән адым булды" дип яза журнал.

Төркия хәрбиләренең сәясәттәге роленә тарихи анализ ясаган журнал, 1908 елда Госманлының соңгы елларында "Жөн төрекләр" дип аталган хәрәкәтнең Габдул Хәмитне тәхеттән төшерүен искә ала. 1923 елда җөмһүрият төзегән Ататөрекнең сүзе урын ала. 1909 елда чыгыш ясаган Ататөрек: "Армиядәге хәрби иптәшләр хәзердән сәясәт белән шөгыльләнүне туктатырга тиеш. Сезнең төп вазыйфа - энергияне күбрәк армияне ныгытуда куллану", дип әйткән булган.

Аның бу сүзенә сылтама ясаган журнал "100 елдан соң Ататөрекнең бу сүзләре үз урынын табырга тыраша" дип йомгак ясый.
XS
SM
MD
LG