Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:08

Һиллари Клинтон Фарсы култыгы илләренә килде


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Фарсы култыгы илләре буйлап сәяхәтен башлады. Гарәп һәм ислам илләре вәкилләре белән очрашуда ул беренче чиратта Иранның атом программасы мәсьәләсен күтәрер дип көтелә. Вашингтон Иранга каршы яңа чикләүләр кертү өлкәсендә күбрәк яклау тапмакчы.

Катарда Клинтон “АКШ-Ислам дөньясы” форумында чыгыш ясаячак һәм чикләүләр кертүгә каршы булган Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган белән очрашачак.

Аннары АКШ дәүләт секретаре Согуд Гарәбстанына юл тотачак.

XS
SM
MD
LG