Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Шатлык” халкыбызны 20 ел шатландыра


"Шатлык" ансамбле
"Шатлык" ансамбле

Удмуртиядә татар җырларын, биюләрен сәхнәгә алып чыгучы ансамбльләр саны күп. Алар инде халкыбызны ике дистә ел сөендереп яши. Шундый коллективларның берсе «Спартак» халык иҗаты йортында тупланып эшләүче «Шатлык» ансамбле. Ул шушы көннәрдә үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте.

“Шатлык” ансамблен оештыручы Фәния Гадальшина. Фәния Гадальшина Казанда Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамблендә озак еллар эшләде. Нәкъ 20 ел элек туган ягы Ижауга кайтып, биредә җырга-моңга һәвәс милләттәшләребезне берләштерде. Алар программа әзерләп, республиканың татарлар яшәгән төрле төбәкләрендә концертлар куеп йөри башлады. Хәзер “Шатлык” һәр төбәктә көтеп алынган коллективка әверелде.

“Җырга, моңга нечкә күңелле кешеләр тартыла. Аларның теләкләрен тоеп, хисләрен аңлап, тавышына, башкару мөмкинлегенә туры китереп, җырны сайлау, сәхнәдә үзләрен тотарга өйрәтү, башкару осталыгын үстерү - җиңел эш түгел, дип билгеләп үтте Фәния Гадальшина.

Фәридә Хуҗәхмәтова кечкенәдән җырласа да, сәхнәгә чыгарга кыюлыгы җитмәгән. “Шатлык”ка килеп, Фәния Зиннур кызы белән аралашып, җырлар өйрәнеп, күңелендә генә йөрткән хыялын тормышка ашырган. Фәридә ансамбль икенче гаилә кебек диде, ашкынып репетицияләргә йөри.

Хәлимә Шәмсиева бу коллективта күптән түгел. Ул җитәкчеләренең җырчылар белән зур сабырлык белән эшен билгеләп үтте.

“Иң мөһиме тамашачы күңеленә үтеп керерлек җырлар сайлап алу. Алар яшь тамашачыны да, өлкән буын вәкилләренең дә күңел кылларын тибрәтсен”, дип уртаклашты Фәния ханым. Шуңа да җырчылар белән күбрәк баянга кушылып татар халык җырларын, борынгы көйләребезгә мөрәҗәгать итәбез. Шул ук вакытта, бүген эстрадада башкарылган җырларны да сайлыйбыз. Шулай ук җирле композиторларның әсәрләрен дә тамашачыга тәкъдим итәбез диде җитәкче.

Дөрестән дә, күп җырчылар төрле уен кораллары ярдәмендә әзерләнгән фонограммаларга кушылып җырлый. Ә менә сәхнә ветераны Шәфига Тәҗетдинова тамашачы яратып кабул иткән халкыбыз көйләрен баянга кушылып җырлауга өстенлек бирә.

Шәфига ханым күп еллар башка коллективлар белән чыгышлар ясады. “Шатлык”ны бик якын итәм, аралашу өчен дә киләм бирегә дип уртаклашты.

Чулпан Мөхәммәтҗанова сәхнәгә беренче тапкыр өч яшендә чыккан. Соңрак бәйгеләрдә җиңүләр яулаган. Бу аңа сәнгать училищесына юл ачкан. Татарстанда музыкаль белем алып кайтты Чулпан. Ул коллективта бердәнбер махсус белемле шәхес.

Муллаян Баһавиевның сәнгатькә сукмагы “Спартак” халык иҗат йортында тупланып эшләүче башка коллективта башланган. Соңгы елда әлеге ансамбльгә чакыргач, килдем, һәм бик шат.

“Шатлык” ансамбленең төп баянчысы Илгизәр Шакиров. Уфада консерваториядә белем алган. Классик әсәрләрне яратып уйный. Әмма татар-башкорт халык җырлары, көйләре дә күңеленә бик якын икән. Җырчылар белән эшләүдә аның да роле бик зур. Түземлек белән һәвәскәрләргә сәнгать серләрен төшенергә ярдәм итә Илгизәр.

Гомумән, “Шатлык” ансамбленең һәр башкаручысы өчен дә җыр - яшәргә көч, дәрт бирә. Аларның күбесе башка тармакларда хезмәт итә, әмма эштән репетициягә ашыга. “Җыр, сәхнәдән очрашулар канат бирә дип ассызыклап үтте әңгәмәдә тагын бер башкаручы Әлфия Рәҗәпова.

“Ансамбльгә йөрүче һәр кеше өчен җаваплылык та зур. Төрле яшьтәге башкаручыларны берләштереп, 20 ел алар белән бер дулкында булу – бу үзе генә дә зур горурлык”, дип шатлана Фәния Гадальшина.
XS
SM
MD
LG