Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:07

Сембердә Идел Болгарстанының ислам динен кабул итүенә багышланган фәнни җыен узды


“Ислам диненең Иделбуе һәм Урта Урал ягында аякка басуы һәм киң таралуында - Идел Болгарстанының роле” дип аталды әлеге фәнни-гамли конференция. Чара Оренбурдаислам рухи үзәгенең булдырылуына 220 ел тулуга багышланган иде.

Милли хәрәкәт активисты, “Болгар яңарышы” дигән оешма рәисе Шәүкәт Богданов тарафыннан оештырылган бу зур чара киң яңгыраш тапты, дияргә була. Һәрхәлдә, бу анда күп төбәкләрдән делегацияләр катнашуы – шушы фикерне раслый ала. Оештыручылар исемлегендә “Гомумрусия ислам берлеге” дигән иҗтимагый хәрәкәт рәисе мәскәүле Шәүкәт Авясов, Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин кебек шәхесләр булуы да бу фикерне дәлиллидер.

Җыен Өлкә башлыгы Сергей Морозовның ярдәмчесе Виктор Корневның тәбрик сүзеннән башланды. Артабан, Сембер өлкәсенең тулаем Идел Болгарстаны җирлегендә урнашуын ассызыклап, җирле хакимиятнең ислам дине торышын ныгытуда ярдәм чараларын санап узды. Аннан соң җирле мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләйманов Коръән сүрәсен укып, җыенны башларга фатиха бирде.

Тәлгать Таҗетдинның чыгышы, нигездә, ислам динен кабул иткән Болгар җиренә оештырылган сәяхәтләрнең әһәмиятенә багышланган булып чыкты. Тик, нигәдер, аңа кадәр дә милли хәрәкәт оешмаларының да бу изге җиргә сәяхәтләр оештырган булуын искә алмыйча. Шулай да Тәлгать хәзрәт, бөек мирасыбыз булган Шәһри Болгар калдыкларына Миңтимер Шәймиевнең игътибары өчен, аңа рәхмәт белдерде.

Көн буе барган җыеннда төрле мәсьәләләр күтәрелде. Шундыйларның берсе - бүгенге замана өчен иң мөһим булган диннәр арасындагы татулык, заманча әйтсәң, толерантлык. Бу җәһәттән, Сарытау вәкиле Мөкатдәс Бибарсов болай диде:

"Конституция биргән тигез хокуклык турында без һәрдаим истә тотарга тиешбез. Болгар шәһәрендә синагога белән мәчетнең янәшә торуын искә төшерү дә җитә, чөнки бу – табигый күренеш булган. Ә дәүләт үзенең һәр ватандашына тигез шартлар тудырырга тиеш. Дәүләттә яшәүче халыкларга карата нәкъ шундый мөнәсәбәт дәүләтнең иминлегенә төп шарт булып тора да", дигән фикерен әйтте ул.

Уфадан килгән галим Әхмәт Рәхимев Болгар иленең байлыгына игътибар юнәлтте һәм нәкъ шуның аркасында бу якларга урыс кнәзләре яуларының еш булуын ассызыклады. Артабан Мәскәү кнәзләренең барчасының да төрки чыгышларына игътибар юнәлтте. Монысы күпләр өчен яңалык булмаса да инде.

Артабан Шәүкәт Богданов бирегә килә алмаган Дунай Болгарстаны галиме Иордан Стоянның тәбрик хаты белән таныштырды.

Казан галиме Әзһәр Мөхәммәдиев үз чыгышын “татар” атамасының гамәлгә кертелүе һәм Русия тарихчыларының тарихны бозып күрсәтергә тырышуы сәбәпләренә тукталды. Төньяк Осетия галиме Алан Галашев үз чыгышын болгар-хәзәр мөнәсәбәтләрен ачыклауга багышлады. Ул, борынгы чыганакларга таянып, болгарларның скиф, киммери нәселеннән булуларына дәлилләр китерде.
Шулай ук һуннар арасында болгарлар да булуын нигезләү өчен, ул Кубрат хан кызының исеме Чәчәк булуына да игътибар юнәлтте. Һәм Атилла исемен дә төркиләргә хас “атлы гаскәр” төшенчәсе белән бәйләде.

Күренекле галим Фаяз Хуҗин Идел Болгарстанының исламга килүе – археологик табышлар турында сөйләде. Аның фикеренчә, Идел Болгарстаны халкының ислам динен кабул итүен Ибн Фадлан сәяхәте белән генә бәйләү бик үк дөрес булмас, чөнки ди ул: “Әле 10нчы гасыр башында ук Болгар ханлыгында 922 елда Алмыш хан түгел – ә мөселман Җәгъфәр хан идарә итә. Һәм болгар тәңкәләрендә – аның исеме язылган. Моның сәбәбе дә юк түгел: хәзәрләр белән аралашып яшәгәндә үк – Каспийдан төньяктарак җирләрдә, хәзәрләргә яһүди дин үтеп кергәнче, алар арысында Ислам дине тотучылар күпчелектә булган”.

Ул шулай ук хәзәрләрнең дә ислам динендә булганнары, ә яһүди диннең соңрак кына алар арасында таралуын мәрхүмнәр каберләрендәге табышлар белән нигезләде. Әйтик, хәзәрләр яшәгән чор казылмаларында бер генә дуңгыз сөяге дә табылмаган.

Фаяз Хуҗин чыгышыннан соң, алып баручының бер гыйбарәсе зур алкышлар белән кабул ителде.
Сезнең барыгыз да, бәлки, белеп тә бетермидер: нәкъ Фаяз Хуҗин тапкан тәңкәләр Казанның 1000 еллыгын исбат итүдә зур ярдәм булды бит.

Тагын бер гыйбрәтле мизгел. Самар галиме Камил Гомәрев Идел Болгарстанының дәүләт чигендә – Жигули (Җигүле) тыюлыгында 6 метр биеклектәге стелла куелачагын бәян итте. Бу һәйкәл Идел аша баручы көймә-кораблардан күренәчәк. Ул шулай ук бу стелланың макеты белән дә халыкны таныштырды һәм аның илбашы Медведевка тапшырылачагын да белдерде. Бу сүзләр озын-озак алкышларга да лаек булдылар.

XS
SM
MD
LG